Зөләйха Әхмәтова

Зөләйха Әхмәтова - хормейстер. 1934 елда Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамалый. Консерватория тәмамлаганнан соң Уфага кайта һәм Башкорт сәнгать техникумында уку-укыту бүлеге мөдире, соңрак музыка училищесы директоры, Халык мәгарифе комиссариатының музыка курслары педагогы булып эшли. 1937 елда Казанга күчә. 1938 елның 8 маенан Татар дәүләт филармониясе каршында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры итеп билгеләнә. 1939 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. 1957 елда ул җитәкләгән ансамбль Мәскәүдә уңышлы декадада катнаша һәм декададан соң Зөләйха Әхмәтова – Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1959 елда лаеклы ялга чыга.

Зөләйха Әхмәтова
Туган телдә исем Зөләйха Саттар кызы Әхмәтова
Туган 13 март 1904(1904-03-13)
Русия империясе, Ырымбур губернасы (хәзер Чиләбе өлкәсе)
Үлгән 2 гыйнвар 1988(1988-01-02) (83 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
ССБР байрагы СССР
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү