Зөлфәт Ирек улы Гәрәев (2000 елның 12 гыйнвары, Яр Чаллы, Татарстан) — Россия авыр атлетчысы, 2021 елгы дөнья чемпионатының бакыр призёры, Европа чемпионатында катнашучы.

Зөлфәт Гәрәев
Туган 12 гыйнвар 2000(2000-01-12) (24 яшь)
Чаллы, Татарстан, Россия[1]
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре авыл атлетикачы

Тормыш юлы үзгәртү

Зөлфәт Гәрәев 2000 елның 12 гыйнварында Яр Чаллыда туган[2].

Спорт карьерасы үзгәртү

Яр Чаллының «Строитель» спорт мәктәбе өчен чыгыш ясый[3].

2015 елгы яшьләр арасында дөнья чемпионатында Зөлфәт Гәрәев 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясый һәм икенче урынны ала. Ул ыргылып күтәрүдә 92 кг һәм этеп күтәрүдә 109 кг күтәрә, аның суммасы 201 кг көмеш медаль өчен җиткән. Яшьләр арасында дөнья чемпионатында Зөлфәт 56 килограммга кадәр авырлык категориясендә дүртенче була, шул ук вакытта ул ике күнегү суммасында 216 кг күтәрә алган[4].

2016 елгы яшьләр арасында Европа чемпионатында Гәрәев 62 килограммга кадәр категориягә күчә һәм суммада 267 кг күтәрә. Ыргылып күтәрүдә Гәрәев 120 кг, этеп күтәрүдә — 147 кг нәтиҗә күрсәтә. Бу нәтиҗә аңа кыйтгада икенче булырга мөмкинлек биргән. Яшьләр арасында дөнья чемпионатында ул бу нәтиҗәне 6 килограммга яхшырта һәм бакыр медаль ала.

2017 елгы яшьләр арасында дөнья чемпионатында Гәрәев ыргылып күтәрүдә 128 кг күтәрә, әмма этеп күтәрүдә зачётлы омтылышсыз кала. Шул ук елны суммада 269 кг (127 + 142) күтәреп, яшьләр арасында Европа чемпионатында җиңү яулый.

 
Зөлфәт үзенең тренеры Марат Мадияров белән

2018 елның октябрендә яшьүсмерләр арасында Европа чемпионатында Гәрәев 290 кг нәтиҗә белән икенче була.

2019 елда яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионатында Зөлфәт, 67 килограммга кадәр авырлык категориясендә 300 кг күтәреп, карьерасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтә. Бу нәтиҗә аңа бакыр медаль яуларга мөмкинлек бирә. Шул ук елны яшүсмерләр арасында Европа чемпионатында 14 кг га күбрәк күтәрә һәм чемпион була.

2021 елда Мәскәүдә узган Европа чемпионатында ыргылып күтәрүдә икенче урын ала.

Суммада 314 кг нәтиҗә белән, бакыр медаль яулаган Болгариядән Валентин Генчевка бер килограмм калышып, дүртенче була[5].

2021 елның октябрендә яшүсмерләр арасында Европа чемпионатында Зөлфәт этеп һәм ыргылып күтәрүдә барлыгы 314 кг нәтиҗә күрсәтә, бу нәтиҗә аңа алтын медальне һәм Европа Беренчелеге чемпионы статусын яуларга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, ыргылып күтәрүдә Зөлфәт Европа рекордын куя — 144 кг.

2021 елның декабрендә Ташкәнтта узган дөнья чемпионатында катнаша. 67 килограммга кадәр авырлык категориясендә Зөлфәт ике күнегү суммасында 315 кг авырлык белән бакыр медаль яулый. Ыргылып күтәрүдә ул кече алтын медаль яулый.

2024 елда Россиянең һәм Белоруссиянең иң көчле спортчылары катнашында узган Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия кубогында (Тула) 73 кг авырлык категориясендә чемпион була. Спортчы 325 килограмм нәтиҗә күрсәткән һәм Россия рекордын куйган (154 кг)[6].

Искәрмәләр үзгәртү