Зылатаус операциясе

Златоуст операциясеватандашлар сугышы барышында 1919 елның июнь—июльдә узган ЭККА Көнчыгыш фронтының Себер армиясе көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең состав өлеше.

Златоуст операциясе
Төп низаг: Россия ватандашлар сугышы
Дата

24 июнь10 июль 1919

Урын

Урал, Уфа губернасы

Нәтиҗә

Кызыллар Златоустны ала.

Көндәшләр
ЭККА Россия байрагы Аклар хәрәкәте
Сәргаскәрләр
Михаил Тухачевский Россия байрагы Константин Сахаров
Яклар көчләре
22 000 штык һәм кылыч, 500 пулемет, 90 орудие 27 000 штык һәм кылыч, 370 пулемет, 93 орудие
Югалтулар
билгесез билгесез

Операция барышы үзгәртү

Кызыл Армиянең һөҗүме Уфа операциясенең уңышлы тәмамланудан соң 24 июньдә башлана. 24—25 июньдә кызылларның 26-нче һәм 27-нче укчы дивизияләре Караидел елгасы аша чыгалар. 27-нче төмәне сугышлар белән Бөре тракты буенча алга китә. 26-нче төмәне сугышларсыз Юрүзән елгасы үзәнлеге буенча алга китте һәм 2 июльдә Нәсибаш авылы янындагы аклар позицияләренә чыкты; каты сугышлар җәелеп киткәннәр. Аклар 26-нче дивизияне камап алганнар диярлек, ләкин 5 июльдә Нәсибашка кызылларның 27-нче укчы төмәне килеп җитә, ул акларны КүсәБирдәвешСатка сызыгына чигенергә мәҗбүр итәләр.

Шул ук вакытта бу сызыгына көньяктан шуңа кадәр Белоретны һәм Тирләнне алган кызылларның 24-нче төмәне, ә төньяктан алган кызылларның 35-нче төмәне килеп җитәләр. Бердәм һөҗүмнәр белән алар 10-12 июньдә аклар оборонаны өзәләр һәм 13 июньдә Златоустны алалар. Зур югалтуларын күргәч, аклар Чиләбегә чигенәләр.

Әдәбият үзгәртү

  • Совет хәрби энциклопедиясе, өченче том, 475-нче бит.