Ефәк сатучытатар халык уены.

Ефәк сатучы
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Бу уенны күбрәк кыз балалар уйный. Берничә кыз бала тезелеп утыралар. Арадан берсе читкәрәк китеп ике кулы белән итәген тотып биегән сыман итеп шушы такмакны әйтеп утырганнарның каршысына килә:

Алса тотаем,
Ефәк сатаем,
Күбрәк алсана,
Очсыз бирәем.

Килеп, бер баланың алдына туктый да күлмәгендәге бизәкләрне күрсәтеп: «Кайсын аласың?» — дип сорый. Ул бала: «Менә монысын алам». — дип, бер бизәкне күрсәтергә тиеш. Ефәк сатучы кыз шул рәвешчә һәрбер балага аерым-аерым килеп «ефәк сата». Һәммәсенә сатып чыккач, ул беренче баладан «акча алырга» килә. Анда да баягыча итәген тотып биегән күк итеп такмаклар әйтеп килә:

Далинә, Далинә,
Яптым юкә кайры ла, кайры ла.
Кара сыер каймагын
Каерып алып булмый ла, булмый ла.
Киндер күлмәк юдым мин, юдым мин,
Киртәләргә элдем мин, элдем мин,
Эшем-көшем бетереп,
Акча алмага килдем мин, килдем мин.

Шулай дигәч, ефәк алган бала: «Миннән күпме тиеш иде?» — дип сорый. Ефәк сатучы кыз бәяне әйтә. Теге бала сайлаган бизәктәге яки төсләрнең санына карап «бер тәңкә», «өч тәңкә» яки «биш тәңкә», дип бәя куя. Ефәк алган бала әйткән бәя санынча җыр җырларга тиеш. Шул рәвешчә ефәк сатучы, һәрбер уйнаучының каршысына килеп, ефәкнең хакын түләтә. Барлык уенчылар да «түләп бетергәч», уен тәмам була.

Чыганаклар үзгәртү