Екатерина Виноградская

Виноградская Екатерина Николаевна (1905 елның 1 (11) ноябре, Орёл шәһәре — 1973 елның 10 мае, Мәскәү шәһәре) — рус совет кинодраматургы, журналисы, җәмәгатьчесе.

Биографиясе үзгәртү

Виноградская Екатерина Николаевна гади крестьян гаиләсеннән.

Эшчәнлеге үзгәртү

Виноградская Екатерина Николаевна 1922 елдан, кайбер башка чыганаклардан билгеле булганча, 1926 елдан, әдәби эшчәнлек белән шөгелләнә башлый.

Кинодагы башлангыч эше — «Обломок империи» (1929) фильмы сценарие. Бу әсәрдә рәссам Октябрь революциясе җиңгәннән соң Русиядә булып үткән үзгәрешләрне Беренче бөтендөнья сугышында контузия аркасында хәтерен югалткан һәм аннары, 1920-се елларда, аякка баскан кешенең кабул итүе аша сүрәтләгән.

Язучының иң зур эше — «Член правительства» (1940) фильмының сценарие. Бу фильм совет чорында колхоз рәисе һәм Югары Совет депутаты булып үрләгән элеккеге крестьян хатын-кызының якты язмышына багышланган.

1956 елдан Бөтен Союз Дәүләт кинематография институтында ВГИК булачак артистларның укытучысы булып эшләгән.

Сценарийлары буенча кинофильмнар үзгәртү

  • «Партийный билет» (тәүге атамаһы «Анна», 1936),
  • «Путь славы» (1949),
  • «Навстречу жизни» (1952) һ. б.

Бүләкләре үзгәртү

«Хөрмәт Билгесе» ордены,

медаль

Әдәбият үзгәртү

  • Анна, М., 1935; Әгъза правительства, «Искусство искә алу», 1939, № 10;
  • О творческой технике, в сб.: Вопросы кинодраматург, в. 3, М., 1959.
  • Большая советская энциклопедия, БСЭ. 2012

Сылтамалар үзгәртү