Евгений Скворцов

Евгений Фёдорович Скворцов (1882 елның 3 (15) июне, Санкт-Петербург1952 елның 11 феврале, Симферополь) — рус һәм совет астрофизигы, гидролог, метеоролог һәм математик. Кече күк җисемнәрен ачучы. М. В. Фрунзе исемендәге Кырым педагогия институты профессоры (1926). Аның хөрмәтенә астероид (1854) Скворцов аталган.

Евгений Скворцов
Туган 3 (15) июнь 1882
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 11 февраль 1952(1952-02-11) (69 яшь)
Акмәсҗит, РСФСР, СССР
Күмү урыны Акмәсҗит
Ватандашлыгы Россия империясе
Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре йолдызбелгеч, университет профессоры
Эш бирүче Таврия милли университеты[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Тормыш юлыҮзгәртү

1882 елның 3 июнендә Петербургта туган. 1906 елда Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетын тәмамлый. 1911 елдан — Санкт-Петербург университетының Астрономия обсерваториясе хезмәткәре. 1915—1928 елларда — Севастополь диңгез обсерваториясе директоры, шулай ук астрономия һәм гидрометеорология бүлекләре белән җитәкчелек итә, Кара һәм Азов диңгезләрендә Корабларның куркынычсызлыгын тәэмин итү идарәсенең гидрометеорология бүлеге белән җитәкчелек итә.

Симферопольгә күчеп килә, 1926 елдан — профессор, астрономия, геодезия, ихтималлылык теориясе, югары алгебра, дифференциаль тигезләмәләрне интеграцияләү буенча лекцияләр укый. 1930 елдан — М. В. Фрунзе исемендәге Кырым педагогика институтының математика кафедрасы мөдире. 1935 елдан — физика-математика факультеты деканы. «Кырым педагогика институты хәбәрләре»ндә физика-математика фәннәре бүлеген редакцияли.

Бөек Ватан сугышы вакытында 1941 елның сентябрендә институт белән эвакуацияләнә, ә ноябрь аенда Махачкалага Дагыстан педагогия институтына (хәзер Дагстан дәүләт университеты) килә. 1941 елның 10 ноябрендә Дагстан хөкүмәте Кырым һәм Дагстан педагогик институтларын кушырга карар итә. 1941 елның 19 ноябрендә Кырым студентларын Дагстан педагогика институты составына күчерү турында 167 номерлы боерыкка кул куела. Скворцов математика кафедрасын җитәкли. Ул республика Югары Советы Президиумыннан «Дагстан халкы арасында актив иҗтимагый-сәяси эш өчен» мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Кырым фәнни-тикшеренү институтының хакыйкый әгъзасы. Кырым өлкә яшь техниклар станциясе каршындагы Астрономияне сөючеләр җәмгыятенең Симферополь бүлеге белән җитәкчелек итә, соңрак ул Кырымның «Искатель» Кече фәннәр академиясе нигезләренең берсе була.

1952 елның 11 февралендә Симферопольдә вафат була[1][2].

Фәнни эшчәнлекҮзгәртү

 
Астероид (1854) Скворцов

1929 елның 1 августында Симеиз обсерваториясендә астероид (1149) Волга 1929 PF беренче ачучы. 1930 елның 3 августында астероид (1167) Дубяго 1930 PB ача. 1930 елның 20 августында (1381) Данубия 1930 QJ ача.

Инструменталь рәвештә Кара диңгездәге ай-кояш су күтәрелешләре һәм су чигенүләре булуын ача (элек кечкенә күләм аркасында теркәлмәгән).

Төп фәнни хезмәтләрҮзгәртү

  • Астрономия: учеб. пособие для геогр. фак. пед. ин-тов. Москва: Учпедгиз, 1952. 303 с.; (первое учебное пособие Крымского педагогического института переизданное в КНР на китайском языке)
  • Черноморскиe землетрясения 1927 г. и судьбы Крыма. Симферополь, 1928. 112 с. (в соавторстве).

ХәтерҮзгәртү

Галим хөрмәтенә кече күк җисеме — астероид (1854) Скворцов атала. Астероид 1968 елның 22 октябрендә Кырым астрофизика обсерваториясе хезмәткәре Тамара Смирнова тарафыннан ачыла[3].

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Грушецкая В. А. Скворцов Евгений Федорович // Музей истории КФУ. Крымский федеральный университет им. В.И.Вернадского, официальный сайт.
  2. Махачкала – Крым. От научных к братским связям // Махачкалинские известия.
  3. Schmadel, Lutz D. Dictionary of Minor Planet Names — Fifth Revised and Enlarged Edition. — B., Heidelberg, N. Y.: Springer, 2003. — P. 149. — ISBN 3-540-00238-3.

СылтамаларҮзгәртү