Евгений Вагнер

хирург, ректор, медицина фәннәре докторы

Евгений Вагнер, Евгений Антон улы Вагнер (рус. Евге́ний Анто́нович Ва́гнер, 1918 елның 22 сентябре, Украина державасы, Херсон губернасы, Тирасполь өязе, Понятовка – 1998 елның 14 сентябре, РФ, Пермь крае, Пермь) – совет һәм россияле хирург, Пермь дәүләт медицина университеты(рус.) ректоры (1970 елдан), Киров дәүләт медицина академиясенә(рус.) нигез салучыларның берсе, медицина фәннәре докторы, профессор, СССР Медицина фәннәре академиясе академигы (1986), РСФСР атказанган табибы (1965), РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1973). Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (1997).

Җенес ир-ат
Туу датасы 22 сентябрь 1918(1918-09-22)
Туу урыны Одесса өязе[d], Херсон губернасы, Украин дәүләте[d]
Үлем датасы 14 сентябрь 1998(1998-09-14) (79 яшь)
Үлем урыны Пермь, Россия
Туган тел рус теле
Һөнәр төре табиб, хирург
Эшчәнлек өлкәсе торакаль хирургия[d]
Башкарган вазыйфа ректор[d]
Әлма-матер Одесса милли медицина университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d]
Бүләкләр
Октябрь Инкыйлабы ордены Хөрмәт Билгесе ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Халыклар Дуслыгы ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены РСФСР атказанган фән эшлеклесе заслуженный врач РСФСР РФ дәүләт мөкәфәте

Торакаль хирургия өлкәсендә фәнни эш белән шөгыльләнә, күкрәкнең имгәнүе турында өйрәнүләргә нигез салучыларның берсе. Аның җитәкчелегендә бик күп фәнни эшләр әзерләнгән, танылган хирурглар, аерым алганда, академик Г. А. Илизаров(рус.) диссертация яклаган.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Евгений Вагнер

1918 елның 22 сентябре Украина державасы Херсон губернасы Тирасполь өязе (хәзерге Одесса өлкәсенең Раздельная районы) Понятовка авылында этник алманнар гаиләсендә туган. 1935 елда Одесса шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый һәм Одесса медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. 1940 елда Одесса дәүләт медицина институтының(рус.) дәвалау факультетын тәмамлый һәм аспирантурада калдырыла. Уку елларында үзенең беренче фәнни эшләрен факультет хирургиясе кафедрасы ассистенты С. А. Баккал җитәкчелегендә башкара [1], соңрак А. А. Росновский җитәкчелегендә эшли.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлану белән эвакуация госпиталенең хирургия бүлеге башлыгы буларак хезмәт итүгә керешә. 1941 елның сентябрендә «ышанычсыз» милләттән булган совет гражданнарыннан хезмәт армиясе оештырыла. Барлык этник алманнарны гамәлдәге армия составыннан чыгаралар. Е. А. Вагнер 1941-1945 елларда Соликамск районы Половодово авыл советы (2019 елдан Соликамск шәһәр округына кергән) Чёрное бистәсендә кара эшче хезмәтендә була[2] [3].

1946 елдан – Березники шәһәр хастаханәсендә хирург, хирургия бүлеге мөдире. 1954 елның җәендә Яйва станциясендә профессорлар С. Ю. Минкин, А. Л. Фенелонов һәм Н. М. Степанов Евгений Антоновичтан яшерен рәвештә хирургия буенча кандидатлык имтиханын кабул итәләр, чөнки аңа, махсус күченүче буларак, Пермьгә бару комендатура тарафыннан рөхсәт ителми. 1956 елда «Хирургическая тактика при проникающих ранениях груди в условиях мирного времени» дигән темага кандидатлык, 1966 елда «Материалы к изучению закрытых травм груди мирного времени» дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый.

1961 елдан Пермь дәүләт медицина университетында: госпиталь хирургиясе кафедрасы доценты, 1965 елдан – факультет хирургиясе кафедрасы мөдире һәм бер үк вакытта фәнни эш буенча проректор, 1967 елдан – профессор, 1970 елдан – ректор, госпиталь хирургиясе кафедрасы мөдире.

1980 елдан – СССР Медицина фәннәре академиясе мөхбир әгъзасы, 1986 елдан – хакыйкый әгъзасы (академигы).

Бөтенроссия хирурглар җәмгыяте идарә әгъзасы, аннары рәисе урынбасары, Халыкара хирурглар ассоциациясенең, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Гыйльми шурасы һәм ректорлар советы әгъзасы, медицина журналларының редакция советлары әгъзасы.

1998 елның 14 сентябрендә вафат, Пермь шәһәренең Төньяк зиратында җирләнгән (27нче сектор).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны – патологоанатом Александра Семёновна Кивилёва[4]. Улы Александр, кызы Татьяна – табиб-радиолог, медицина фәннәре кандидаты[5]; кияве — микробиолог Владимир Коробов[6].

Хәтер үзгәртү

  • Пермь дәүләт медицина университетына аның 1970 елдан ректоры булган Е. А. Вагнер исеме бирелгән.
  • Пермь шәһәрендә Глеб Успенский ур., 5нче йорт адресы буенча һәйкәле куелган[7].

Төп хезмәтләре үзгәртү

Якынча 360 фәнни публикация авторы, шул исәптән 19 монография авторы

  • Хирургическое лечение проникающих ранений груди в мирное время. — М.: Медицина, 1964. — 191 с. : ил.; 20 см. — (Б-ка практикующего врача).
  • Закрытая травма груди мирного времени. — М.: Медицина, 1969.
  • Проникающие ранения груди. — М.: Медицина, 1975.
  • Вагнер Е. А., Росновский А. А. О самовоспитании врача. — Пермь: Пермское книжное издательство, 1976. — 156 с.
  • Ошибки, опасности и осложнения в легочной хирургии. — Пермь : Кн. изд-во, 1977. — 267 с.
  • Хирургия повреждений груди. — 1981.
  • Раздумья о врачебном долге. — Пермь, 1986.
  • Вагнер Е. А., Рогацкий Г. Г., Черешнев В. А. Патологическая физиология травмы груди. — 1990.
  • Вагнер Е. А., Брунс В. А., Урман М. Г., Срыбных С. И. Грудобрюшные ранения. — 1992.
  • Вагнер Е. А., Денисов А. С., Скрябин В. Л. Углеродный материал нового поколения в эндопротезировании костей и суставов. — 1993.
  • Вагнер Е. А., Кабанов А. Н., Козлов К. К., Павлов В. В. Лечение бронхиальных свищей. — 1993.
  • Лечение поражённых в грудь на госпитальном этапе / под ред. Е. А. Вагнера. — 1994.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Вагнер Е. А. (К 70-летию со дня рождения) // Хирургия, 1989. № 3;
  • Вагнер Е. А. К 75-летию со дня рождения // Хирургия, 1994. № 4;
  • Корюкина И. П., Подлужная М. Я., Азанова Н. Я. Е. А. Вагнер — врач, ученый, организатор науки, общественный деятель // Пермский медицинский журнал. 2008. Т.XXV № 3. С. 141—146

Сылтамалар үзгәртү