Дуло (төрки Дулу, Ту-ли (кытай елъязмалары)) — Бөек Болгар илендә һәм Беренче Болгар дәүләтендә идарә итүче династия. Дуло нәселеннән Кубрат хан һәм аның улы Идел буе Болгарына нигез салучы Котраг килеп чыккан.

Идел буе Болгарының төп билгесе - дәүләткә нигез салган Котраг - Дуло нәселенең туграсы булып тора, чәчәк ату символы
Аспарух ханга һәйкәл, Плиске шәһәре, Болгария
Дуло нәселеннән чыккан Идел буе Болгарына нигез салучы Котраг Кубрат улы

Тарих үзгәртү

Күпчелек тарихчылар буенча Дуло нәселе төрки мәшһүр Ашина ыругына караган.

631 елда Кубань һәм Кырым җирләрендә Бөек Болгар иленә нигез салган Кубрат хан Дуло нәселеннән чыга. Кубрат ханның абые Моходу бүтән төрки кабиләләрен (нөшеби һәм хәзәрләрне) җиңеп, Бөек Болгар иленә барлыкка килергә булышкан.

Кайбер тарихчылар (Г. В. Вернадский, С. Рансиман, J. B. Bury, J. Marquart и Л. Мюссе) буенча Дуло нәселенең бабасы Авитохол - мәшһүр Аттила булгандыр, ләкин бүтән тарихчылар буенча Дуло нәселе Ашина нәселеннән чыкканын саныйлар.

Кубрат хан үлгәннән соң Бөек Болгар иле таркалган, уллары төрле юлларны сайлаганнар:

Дуло нәселеннән чыккан болгар ханнары үзгәртү

Беренче болгар ханнары үзгәртү

Идел буе Болгары хакимнәре үзгәртү

Дуло нәселеннән чыккан Котраг хан беренче Идел буе Болгары династиясен нигезләгән. Шиһабетдин Мәрҗаниның «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабы буенча һәм табылган тәңкәләрдә хакимнәр исемнәре буенча Идел буе Болгары дәүләтенең билгеле хакимнәре:

Әдәбият үзгәртү

  • Czamańska I. Słownik dynastii Europy. — Wydawnictwo Poznańskie. — S. 109—111.