Дмитрий Усанов (24 июль 1943 ел — 5 июнь 2019 ел) — совет һәм Россия галиме, педагог, Чуашстан дәүләт университетының каты җисем физикасы кафедрасы мөдире, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе. Башкорт дәүләт университетының мактаулы докторы (2009)[1].

Дмитрий Усанов
Туган 24 июль 1943(1943-07-24)
Менделеевск, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 5 июнь 2019(2019-06-05) (75 яшь)
Сарытау, Россия
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Усанов Дмитрий Александрович 1943 елның 24 июлендә Татарстанда туа. 1965 елда Н. Г. Чернышевский исемендәге Сарытау дәүләт университетының физика факультетын кызыл дипломга тәмамлый. Сарытау шәһәрендә электрон сәнәгать предприятиесендә инженер булып эшли.

1972 елда физика-математика фәне буенча фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Аннары Сарытау дәүләт университетында эшли: өлкән гыйльми хезмәткәр, СДУ каршындагы физика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында лаборатория мөдире, доцент, физика факультетының фәнни эшләр буенча декан урынбасары, 1985 елдан алып гомеренең ахырына кадәр — каты җисем физикасы кафедрасы мөдире була.

1989 елда физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1990 елда аңа каты җисем физикасы кафедрасы профессоры гыйльми исеме бирелә.

1989-2000, 2003-2013 елларда — СДУ-ның фәнни-тикшеренү эше буенча проректоры.

Фәнни кызыксынулары өлкәсе үзгәртү

Дмитрий Александровичның фәнни кызыксынулары сферасына каты җисем электроникасы, радиофизика һәм оптика өлкәсендәге дисциплина-ара тикшеренүләр керә. Метрикада (үлчәм) яңа юнәлешкә, каты җисемле электроника коралларын үлчәүнең яңа ысулына нигез салучы, якын кырлы (ближнеполевой) микроскоп уйлап табучы. Тәкъдим иткән яңа технологияләр, үлчәү ысулларына караган 200-дән артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар. Алар сәнәгатькә серияләп кертелгән һәм медицинада киң кулланыла.

Д. А. Усанов — 400-дән артык гыйльми мәкалә авторы. Эшләре 13 монография һәм 27 уку әсбабында гомумиләштерелә. Аның җитәкчелегендә 59 кандидатлык һәм 8 докторлык диссертациясе яклана. Дмитрий Александровичның күп укучылары — фән докторы, профессор, югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү учреждениеләре һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм әйдәүче белгечләр.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «Электроника һәм микроэлектроника» юнәлеше, «Микроэлектроника һәм ярымүткәргечле приборлар» белгечлеге буенча Уку-методик берләшмәсе составына керә. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәтнең белем бирү сыйфатын бәяләү буенча эксперт.

Д. А. Усанов СДУ-ның Ветераннар советы рәисебулы, яшьләрне тәрбияүгә һәм тарихи хәтерне саклау инициативаларын тормышка ашыруга күп көч куя.

Д. А. Усанов тормышларын ярымүткәргечле электроника, микро — һәм наноэлектроника үсешенә багышлаган галимнәр арасында тиешле урын били.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Хөрмәт Билгесе ордены (2010).

2-нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2003).

«Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» (1998).

Россия Федерациясенең атказанган уйлап табучысы (2018).

Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.

ВДНХ-ның өч көмеш һәм 4 бронза медале.

26 алтын, сигез көмеш һәм ике бронза медаль (Париж, Брюссель, Мәскәү, Нюрнбергта үткән уйлап табу һәм инновацияләр күргәзмәләре).

Ике алтын медаль (уйлап табучылар ассоциациясе халыкара федерациясенең Аурупа (Нюрнберг, Алмания, 2007 ел) һәм Уйлап табучыларның Бөтендөнья конкурсы(Сучжоу, Кытай, 2008).

Россия Фәннәр академиясенең дәүләт гыйльми стипендиясе лауреаты (2000).

Башкорт дәүләт университетының мактаулы докторы (2009).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Почетные профессора и доктора БашГУ, archived from the original on 2021-11-12, retrieved 2021-11-29 

Сылтамалар үзгәртү