Дмитрий Киржеманов

Дмитри Киржеманов (Дмитри Киржеманов, 4 июль 1941(1941-07-04), Казан, РСФСР, СССР14 июнь 2016(2016-06-14) (74 яшь), Тум, Тум өлкәсе, Россия) — СССР һәм РФ театр актеры, РСФСРның атказанган артисты (1984), РФның халык артисты (1999).

Дмитрий Киржеманов
Туган 4 июль 1941(1941-07-04)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 14 июнь 2016(2016-06-14) (74 яшь)
Тум, Тум өлкәсе, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре актёр
Эш бирүче Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе, Казан Суворов хәрби укуханәсе, Казан яшь тамашачы тиятры һәм Брянск өлкә яшь тамашачы театры[d]

Биографиясе үзгәртү

Дмитрий Дмитриевич Киржеманов 1941 елның 4 юилендә Казанда туган. 1959-1960 елларда Казанда п/я 735 заводында фрезеровщик булып эшли. 1960 елдан 1961 елга кадәр 85нче урта мәктәптә пионервожатый, Казан Суворов училищесының пионерлар эше буенча өлкән инструктор вазыйфасын били.

1962 елда Казан яшь тамашачы театры каршындагы театр студиясен тәмамлый (укытучысы Н.И.Басин).

1962-1975 елларда-Казан яшь тамашачы театры, Брянск өлкә драма театры, Магнитогорск драма театры, Чиләбе дәүләт драма театры, Ленсовет исемендәге Ленинград дәүләт театры, Н. А.Островский исемендәге Мәскәү өлкә драма театры, Төмән драма театры (1971), Архангельск өлкә драма театры (1972-1974), Кемерово өлкә драма театры (1974-1975) актеры.

1975 елдан-Томск өлкә драма театры актеры.

Спектакльләрдә башкарган иң зур рольләре үзгәртү

«Протоколе одного заседания» -Потапов роле «Коварство и любовь» -Миллер роле «Превышении власти» - Егоров роле

2012 елда актерның 70 яшьлеге уңаеннан бенефис була. Максим Горький пьесасы буенча куелган «Старик» спектакле тәкъдим ителә, анда Дмитрий Киржеманов төп рольне башкара.

Мактаулы исемнәре, бүләкләре үзгәртү

  • РСФСРның атказанган артисты (1984)
  • РФнең халык артисты (1999)
  • өч тапкыр «Битлек» өлкә театр конкурсы лауреаты
  • ике тапкыр "Тамашачылар симпатиясе" призы һәм «Сезон премьералары» фестивальләренең башка бүләкләре
  • "Ышаныч һәм яхшылык өчен" медале