Дилә Барышева, Дилә Рәшит кызы Барышева (кыз фамилиясе Галиуллина, 1962 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән) — рәссам, батик ясау остасы, Татарстан (1997 елдан) һәм Россия Федерациясе (2003 елдан) Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбенең өстәмә белем бирү укытучысы.[1]. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2017).

Дилә Барышева
Туган телдә исем Дилә Рәшит кызы Барышева
Туган 1 февраль 1962(1962-02-01) (62 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, укытучы
Җефет Алексей Барышев, фоторәссам
Балалар кызлары Яна , Вилена
Ата-ана
  • Рәшит Фатыйх улы Галиуллин (әти)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2017
Сайт dila.baryseva

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Татарстан АССРның Яшел Үзән шәһәрендә 1962 елда дөньяга килә. Әтисе — Галиуллин Рәшит Фатыйх улы шәһәрдә билгеле шәхес. Заманында Яшел Үзәндәге балалар сынлы сәнгать мәктәбен үстерүгә күп көч куйган кеше: 40 ел буена аның директоры һәм иҗади илһамландыручысы була. Әнисе Әлфия А. М. Горький исемендәге заводта икътисадчы булып эшләгән.

Дилә Яшел Үзән балалар сынлы сәнгать мәктәбендә белем ала, 1983 елда Казан сынлы сәнгать училищесын, 1996 елда читтән торып И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика бүлеген тәмамлый. 1987 елдан Яшел Үзән сынлы сәнгать мәктәбендә балалар укыта. Берничә ел дәвамында Н. И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының Яшел Үзәндәге филиалында студентларга батик сәнгатенең нечкәлекләрен төшендергән.

1991 елдан шәһәр, зона, республика күргәзмәләрендә катнаша башлый.

Иҗаты үзгәртү

Дилә Барышева 20 ел инде сәнгатьнең батик төре белән шөгыльләнә. Батик (batik) - ба (тукыма) һәм тик (тамчы) - ефәккә (гадәттә) йә мамыктан тукылган тукымага кулдан үзенчәлекле сурәт төшерү сәнгате. Шундый шарф, күлмәк, панно, яулык ише нәрсәләр хәзер модада. Батикның туган ягы — Индонезия. Бу илдәге гореф-гадәт буенча, кияүгә чыгарга җыенган һәрбер кыз-кыркын, үзе үк рәсемнәрен төшереп, әнә шундый батик күлмәк тегеп кияргә тиеш. Мәсәлән, марҗа кызлары борщ пешерә, безнең кызлар кулъяулык (сөлге, мендәр тышы һ.б.) чигә белгән кебек (ни кызганыч, бу күркәм гореф-гадәтебез инде юкка чыгып, тарихта гына калып бара шикелле). Сәнгатьнең бу төре Россиядә узган гасырның егерменче елларында күренә башлый. Илленче елларда исә бу эш белән махсус шөгыльләнеп дан казанган күренекле осталар барлыкка килә.

Дилә Барышева «татар батигы»н булдырган. «Дилбәр» бренды Татарстан һәм Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле. Татар рәссамының эшләре искиткеч, аларга сәгатьләр буе карап торып була. Дилә Барышева гел эзләнүдә. Ул төрле техниканы кулланып карый. Шулай ук рәссам төрле стиль һәм жанрларда эшли: пейзаж, портрет, абстракт сурәтләр. Күп хезмәтләрендә чәчәкләрне сурәтли. Аларның табигый матурлыгы аша табигатькә соклануны гына түгел, ә төрле проблемаларга үз мөнәсәбәтеңне белдерергә мөмкин.

Батик сәнгатендә Дилә Барышева үзенең гаҗәеп матур, нәфис дөньясын тудыра. Аның барлык эшләре ефәктә эшләнә. Хезмәтләре: “Яшерен мәгънә турында төшләр” (триптих, 1998), “Кайтаваз. Греция” (2004), «Кампанила», (2007), «Альгамбра» (2010), «Кош», «Күбәләк» (2012), Габдулла Тукай шигыренә эшләнгән «Кояш һәм ай» (2011), «Ал көн», «Кайнар йөрәк», «Нурлы», «Синең бакчада», «Пионнар», «Кабуки» (триптих).

Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы[2] , Йошкар-Ола, Алабуга[3] , Лосхаймда (Алмания) уннан артык шәхси күргәзмәсе оештырылган[4].

Рәссам-мультипликатор буларак, «Камыр-Батыр» мультфильмын иҗат итүдә катнашкан. Үз брендын булдырып, хатын-кызлар өчен ефәк аксесуарлар да иҗат итә.

Әсәрләре Татарстан музейларында, Яшел Үзән сәнгать галереясында, Россия, Алмания, Польша, Япония, Маҗарстан, АКШта шәхси тупланмаларда саклана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2001 елда «Алтын куллар» төбәкара бәйгесенең «Тукыманы сәнгати бизәү» номинациясендә II дәрәҗәдәге дипломга лаек була.
  • 2002 елда «Зөбәрҗәт» балалар театрлары конкурсында «Кантри» балалар киемнәре бизәкләре өчен I дәрәҗәдәге дипломга лаек була.
  • 2004 елда Германиядә уздырылган «Төбәк сәнгате» күргәзмәсендә «Ай тотылган төндә» батигы өчен III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнә.
  • 2007 елда «Ел хатын-кызы» конкурсының «Мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңүче.
  • 2007 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була.
  • 2017 елда «Алтын кош» декоратив-гамәли сәнгать бәйгесендә «Автор проекты» номинациясендә җиңүче.

Гаиләсе үзгәртү

Гаиләсендә барысы да иҗатчылар: ире Алексей сәнгати фоторәсемнәр төшерү белән мавыга. Кызлары Яна келәмнәр чигә, Вилена ― дизайнер, арт-терапевт, балалар иҗат студиясен җитәкли. Дүрт оныгы бар.[5].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү