Джуди Гарленд (ингл. Judy Garland, кыз фамилиясе Фрэнсис Этель Гамм (ингл. Frances Ethel Gumm), 10 июнь 1922 ел — 22 июнь 1969 ел) — Америка актеры һәм җырчысы, «Алтын глобус», «Грэмми», «Тони» премияләре һәм киноакадемиянең Яшьләр бүләге лауреаты, ике мәртәбә «Оскар» премиясе номинациясенә лаек була. Актерлар Лайза Минелли һәм Лорна Лафның әнисе. 1999 елда Джуди Гарленд Америка киносәнгать институты тарафыннан Американың бөек кино йолдызлары исемлегенә кертелгән.

ингл. Judy Garland
Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Тугандагы исем ингл. Frances Ethel Gumm
Тәхәллүс Judy Garland
Туу датасы 10 июнь 1922(1922-06-10)[2][3][3][…]
Туу урыны Гранд-Рапидс (Миннесота), Миннесота, Америка Кушма Штатлары
Үлем датасы 22 июнь 1969(1969-06-22)[3][3][4][…] (47 яшь)
Үлем урыны Челси[d], Лондон, Бөекбритания[5][6][7]
Үлем төре смерть от несчастного случая[d]
Үлем сәбәбе передозировка барбитуратом[d]
Җирләнгән урыны Hollywood Forever[d][8]
Ата Francis Avent Gumm[d][9]
Ана Ethel Marion Milne[d][9]
Ире яки хатыны Давид Роуз[d], Винсент Миннелли[d], Сидни Луфт[d], Марк Херрон[d] һәм Микки Динз[d]
Балалар Лайза Миннелли[d], Лорна Луфт[d] һәм Джои Луфт[d]
Туган тел Америка инглизчәсе[d]
Язма әсәрләр теле Америка инглизчәсе[d]
Һөнәр төре телевизион актёр, киноактер, җырчы, актёр, тавыш яздыру актеры, радиоведущий, музыкачы, театр актеры
Эшчәнлек өлкәсе актёр[d] һәм исполнительские искусства[d]
Әлма-матер Голливудская старшая школа[d], Гарвард университеты, Hollywood Professional School[d] һәм Antelope Valley High School[d]
Активлык урыны Америка Кушма Штатлары[10]
Активлык чорнының башы 1924
Активлык чоры тәмамлануы 1969
Сәяси фирка әгъзасы АКШ Демократик фиркасе
Группа крови А (II)[d]
Рабочая рука леворукость[d]
Җырчы тавышы контральто[d]
Музыкаль инструмент тавыш[d]
Тавышъязманамә Judy Garland discography[d]
Фильмография Judy Garland filmography[d]
Жанр поп-музыка[d]
Тавыш яздыру лейблы Capitol Records[d] һәм Decca Records[d]
Бүләкләр

Молодёжная награда Академии[d] (1940)

Grammy Lifetime Achievement Award

Специальная премия «Тони»[d] (1952)

премия «Золотой глобус» за лучшую женскую роль — комедия или мюзикл[d] (1954)

премия «Грэмми» за лучший альбом года[d] (1961)

премия «Грэмми» за лучшее женское вокальное поп-исполнение[d] (1961)

премия Сесиля Б. Де Милля[d] (1961)

Зал славы премии «Грэмми»[d] (1980)

Зал славы премии «Грэмми»[d] (1997)

Зал славы премии «Грэмми»[d] (2004)

Зал славы премии «Грэмми»[d] (2009)

Алтын глобус Грэмми

Тони[d]

Звезда на голливудской «Аллее славы»[d]

премия «Оскар» за выдающиеся заслуги в кинематографе[d]

Эра XX гасыр
Биеклек / буй 1,51 метр
Рәсми веб-сайт judygarland.com(ингл.)
Изображение памятной доски
Досье в Швейцарский архив исполнительских искусств[d][11]
Заметная роль Дороти Гейл[d]
Танец чечётка[d]
 Джуди Гарленд Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Фрэнсис Этель Гамм сукбай артистлар гаиләсендә туган. Бала чактан ук чыгыш ясый башлый. Өлкән апалары Мэри Джейн Гамм (1915-1964) һәм Дороти Вирджинияга (1917-1977) ияреп, ике яшь ярым чагында атасының кинотеатры сәхнәсендә Раштуа спектаклендә хор белән «Jingle Bells» җырын башкара. Бу аның дебюты була.

 
«Оз иленең тылсымчысы» фильмында

1934 елда моңа кадәр күп еллар дәвамында «Сестры Гамм» водевиль шоу белән гастролләрдә йөргән апалары Чикагоның "Көнчыгыш театры"нда Джордж Джессел белән чыгыш ясыйлар. Нәкъ Фрэнсис төркемгә икенче исем сайларга тәкдим итә, чөнки «Гамм» исемен тамашачылар көлү белән каршы алган. «Гарленд апалы-сеңелләр» («Сестры Гарленд») исеме сайлана, Хоаги Кармайклның популяр җыры белән мавыккан Фрэнсис тиз арада үз исемен Джудига алыштыра. Амбициозлы аналары каты рәвештә балаларын кино сәнгате сферасына этәрә. 1935 елда кызларын «MGM» студиясында карауларына ирешә. Гарлендлар җиңелчә — ясанырга да өлгермәгән булган, әммә Джудиның табигыйлеге студия башлыгы Луис Майерны үзенә җәлеп итә. Киностудия 13 яшьлек кыз белән бер нинди сынаусыз дәвамлы контракт төзи. Компания тарихында бу бердәнбер очрак була.

17 яшендә Джуди «Волшебник страны Оз» исемле музыкаль фильмдагы эше өчен махсус «яшүсмер» Оскарын ала.

1937 елдагы «Чистокровки не плачут» фильмында Джудины партнеры кинога беренче тапкыр төшүче яшь актер Микки Руни була. Гарленд-Руни дуэты тамашачылар арасында шул кадәр билгеле булып китә, хәтта «MGM» студиясы бу пар белән тугыз фильм төшерә. Барлыгы Гарленд студиянең 27 фильмында төшкән.

Аның «MGM»да ахыргы актерлык эше "Җәйге гастрольләр "(«Летние гастроли») музыкаль фильмы була. Кинога төшкән чакта ул сәламәтлек ягыннан бик җитди проблемалар кичерә һәм юаная. Шәхси проблемалары аркасында төшерү процессы сигез айга сузылып китә. Тагын ике айдан, 20 фунтка ябыгып, иске авырлыгын кайтарган Гарленд фильмдагы билгеле сценада «Get Happy» җырын башкара[12].

Шәхси тормышы үзгәртү

1941 елның 28 июлендә 19 яшендә Гарленд 31 яшьлек музыкант Дэвид Роузга кияүгә чыга. Тиз арада балага уза, әммә 1942 елда әнисе, ире һәм эшкә яллаучы — «MGM» киностудиясе таләбе буенча баласын төшерә. 1943 елның гыйнварында ир белән хатын суд карары буенча аерым яшәү турында килешүгә кул куялар. Официаль рәвештә Гарленд һәм Роуз 1944 елда аерылышалар.

1945 елда режиссер Минелли Винсентка кияүгә чыга, бер елдан кызы Минелли Лайза туа, әммә 1951 елда бу никах та таркала. Өченче тапкыр Джуди Гарленд 1952 елда продюсер Сидни Лафтка чыга, Лорна (1952) кызын һәм Джоуи (1955) улын тудыра; 1965 елда алар аерылышалар. Киләсе тормышында актриса тагын ике мәртәбә кияүгә чыга: Марком Херонга (1965-1966) һәм Микки Динска (март—июнь 1969).

Вафат булуы үзгәртү

1969 елның 22 июнендә Джуди Гарлендне ире Микки Динс үле килеш Лондон Челсиында арендлаган квартираларында ваннада таба. Ике атна элек кенә Гарлендка 47 яшь тулган була. Вафатының сәбәбе очраклы гына дозаны арттырудан килеп чыккан. Нью-Йорк штаты Фэрнклифф зиратында җирләнгән.

Фильмография үзгәртү

Бүләкләре үзгәртү

  • Алтын глобус 1954 — «Иң яхшы хатын - кыз роле комедияда һәм мюзиклда» («Звезда родилась»)
  • Академия Яшьләр бүләге 1940 — үткән елда яшьләр киносындагы зур уңышлары өчен
  • Өч «Грэмми» (1962, 1962, 1997) премияләре.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #49233610 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Internet Broadway Database — 2000.
  4. Internet Speculative Fiction Database — 1995.
  5. http://blog.eogn.com/eastmans_online_genealogy/2009/10/ancestrycom-launches-two-new-record-collections-and-a-new-location.html
  6. http://davelandweb.com/judygarland/
  7. http://www.hollywoodsgoldenage.com/actors/garland.html
  8. https://www.dailymail.co.uk/news/article-4174216/Judy-Garlands-remains-moved-NY-LA.html
  9. 9,0 9,1 Pas L. v. Genealogics — 2003.
  10. https://www.acmi.net.au/creators/76830
  11. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
  12. Stanley Green. Hollywood Musicals Year by Year. — Hal Leonard Corporation, 1990.анг--> — P. 161. — ISBN 0634007653.

Сылтамалар үзгәртү

  • Джуди Гарленд (инг.) Internet Broadway Database сайтта