Дараб Дастур Пешотан Санджана

Дараб Дастур Пешотан Санджана (1857 елның 18 ноябре - 1931 елның 5 августы) Һиндстан галиме һәм Зәрдөштлекнең баш каһине булган (Дастур). Ул Бактрия телен, Пәһләви телен һәм Авеста телен кертеп Үзәк Азия эшләрен тәрҗемә итүе өчен мәшһүр. Ул 1893 елда Бөекбритания һәм Ирландия Патша Азия Җәмгыятенең әгъзасы булган.[2]

Сурәт
Җенес ир-ат
Туу датасы 1857[1]
Үлем датасы 1931[1]
Ата Дастур Пешотанҗи Бәһрамҗи Санджана
Һөнәр төре иранист, рухани

Тормышы үзгәртү

Ул вакытының Пәһләви теле буенча баш каһиннәренең иң белемлесе һәм абруйлысы Дастур Пешотанҗи Санджананың улы булган. Баһрамҗи Авестаны һәм Пәһләви телен Сэр Джамшедҗи Дҗидҗибһой Зартошти Мадрессада улына укыткан. Дараб алман телен, француз телен һәм санскрит телен өйрәнгән һәм Бомбей Университеты әгъзасы булып сайланган булган. 1898 елда Беһрамҗиның бу дөньядан киткәннән соң, Дараб Мадресса мөдире һәм Вадиа Атәш Бәһрамның баш каһине буларак варисы булган.[3][4]

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү