Зимин Даниил (Данил) Фёдорович (19181970) — ССРБ геофизигы, уран ятмаларын эзләү һәм разведкалау буенча белгеч, Сталин премиясе лауреаты (1949).

Җенес ир-ат
Туу датасы 2 декабрь 1918(1918-12-02)
Туу урыны Сокрау, Түбән Кама районы, СССР
Үлем датасы 16 апрель 1970(1970-04-16) (51 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Һөнәр төре тикшеренүче
Эшчәнлек өлкәсе разведочная геофизика[d]
Әлма-матер Русия дәүләт геология разведкасы университеты[d]
Бүләкләр
«1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» мидәле Ленин ордены Сталин мөкәфәте

Биографиясе үзгәртү

Даниил (Данил) Фёдорович Зимин 1918 елның 2 декабрендә, Татарстан АССРның Ширәмәт районы Сокрау авылында туа. Мәскәү геология-разведка институтын тәмамлый, шунда ук эшли.

Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елның 5 июлендә армиягә алына, 53 нче зенит артиллерия дивизиясенең 1421 нче һәм 1437 нче зенит артиллерия полкларының өлкән лейтенант исемендә хезмәт итә[1]. Хезмәтне 1945 елның 24 декабрендә тәмамлый[2]. «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.

1946 елның июненнән 1950 елга кадәр «Висмут» АҖ[3] (ГДР) СДУ геофизик партиясе башлыгы (баш геофизик)[4]. Руда тауларының беренче уран ятмаларын эзләүдә катнаша. 1949 елда бу эшләре өчен Сталин премиясе лауреаты була һәм Ленин ордены белән бүләкләнә (уран ятмаларын тауда ачуның яңа системасын эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен һәм тау-капиталь эшләнмәләрне узуның тиз йөрешле ысулларын гамәлгә керткән өчен)[5].

1950 елдан Мәскәү дәүләт геология-разведка институтының атом-төш-радиометрик ысуллары кафедрасы доценты. 1961—1970 елларда — Мәскәү дәүләт геология-разведка институтының геофизика факультеты деканы[6].

1970 елның 16 апрелендә Мәскәүдә вафат була. Введенский зиратында күмелгән.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Л. В. Горбушина, Д. Ф. Зимин, А. С. Сердюкова. Радиометрические и ядерно-геофизические методы поисков и разведки месторождений полезных ископаемых [] : [учебное пособие для геол. и горных вузов] /- Москва : Атомиздат, 1970. — 376 с. : черт. ; 22 см. — Библиогр.: с. 371—373 (70 назв.). — 2420 экз.
  • Радиометрические и ядерно-геофизические методы поисков и разведки месторождений полезных ископаемых [Текст] : Учебное пособие для студентов геол. и горных вузов / Л. В. Горбушина, Д. Ф. Зимин, А. С. Сердюкова. — Москва : Атомиздат, 1970. — 375 с. : ил.; 22 см.
  • Геология и методы поисков урановых месторождений [Текст] : [Учебник для геологоразведочных техникумов] / А. Б. Каждан, В. Е. Бойцов, Д. Ф. Зимин. — Москва : Недра, 1971. — 192 с. : ил., карт.; 22 см.
  • Радиометрия и ядерная геофизика. / Л.В. Горбушина, Д.Ф. Зимин, В.В. Нагля, Л.И. Овчинников / . М., Недра , 1974.

Искәрмәләр үзгәртү