Дамир Таҗиев

татар журналисты, туган як тарихы буенча китаплар авторы

Дамир Таҗиев, Дамир Нәзир улы Таҗиев (әдәби тәхәллүсе Дамир Таҗи, Дамир Әшәлчеле) (Дамир Назирович Тазиев; 1965 елның 5 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Яшәүче) ― журналист, туган як тарихын өйрәнүче, җәмәгать эшлеклесе. Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы (1994). Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты (2002). Авыллар тарихын язуда зур тәҗрибәсе бар[2].

Дамир Таҗиев
Туган телдә исем Дамир Нәзир улы Таҗиев
Туган 5 гыйнвар 1965(1965-01-05) (60 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Яшәүче
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты[1]
Һөнәре журналист
Эш бирүче Алнас (предприятие), «Өмет», Әлмәт таңнары һәм «Ватаным Татарстан»
Ата-ана
  • Нәзир Зәки улы (әти)
  • Факия Әбүбәкер кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Рафаил Төхфәтуллин премиясе
Сайт Дамир Тазиев

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1965 елның 5 гыйнварында[3] Татарстан АССР Чирмешән районы Кармыш авыл җирлегенә караучы Яшәүче (Әшәлче) авылында туган. Бурангуловлар нәселеннән. Әтисе ягыннан бабасы Зәки (Әхмәтзәки) Таҗиев 1942 елның февралендә Мәскәү янында Волоколамск районында хәбәрсез югалган, әнисе ягыннан бабасы Әбүбәкер Мортазин 1942 елда Сталинград юлында бомба астында калып һәлак булган[3]. Әтисе Нәзир Зәки улы Таҗиев (1938―1968) Яшәүче (Әшәлче) авылы тумасы, комбайнда эшләгән, әнисе 1980 елда бетерелгән Иншар (Батрак) авылы тумасы, хат ташучы булып эшләгән[3]. Бертуганнары: Динар, Илдар (сигез яшьләрендә вафат булган[3]). Дамир 5 классны тәмамлагач, гаилә белән Әлмәткә күченгәннәр[4]. 1977―1980 елларда Әлмәттә 1нче санлы мәктәп-интернатта укыган[3]. 1981 елдан Әлмәттә электр насослары заводында эшләгән. Анда слесарь-инструментчы һөнәрен үзләштерә һәм параллель рәвештә эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә тулы урта белем турында аттестат ала[5]. Самар өлкәсе Чапаевск шәһәрендә хезмәт иткән, 1986 елда хәрби хезмәтне тәмамлаган[3].

1986―1991 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында (хәзер «Сембер өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рамис Сафин, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина (Хәсәншина) һ.б. белән бер төркемдә) укыган[3].

1991 елның августыннан Сембер өлкәсе «Өмет» газетасының мөхәррир урынбасары[2].

1992 елдан Әлмәттә: «Әлмәт таңнары» газетасының корреспонденты, сәяси тормыш бүлеге мөдире, 1994 елдан мөхәррир урынбасары. 2000 елдан ― «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе[2].

2000 елның октябреннән «ТАГРАС-химсервис»[6] ҖЧҖдә эшли. Эше сәламәтлеккә зыянлы булу сәбәпле, вакытыннан алда эштән киткән[5].

Онытылган шәхесләр, татар дәүләтчелеге тарихы, туган телне саклау, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, барлык империя сугышларында катнашкан татар сугышчыларының батырлыгы һ.б турында җирле һәм республика матбугатында («Әлмәт таңнары», «Өмет», «Ватаным Татарстан», «Яшьләр заманы», «Алтын Урда», «Азатлык», «Суверенитет», «Культурное наследие – Мәдәни мирас» һ.б.) басылып чыккан мәкаләләр авторы[2].

Кама аръягының борынгы заманнардан алып тарихын, авылларның нигезләнү һәм мәчетләрнең барлыкка килү, аларны җимерү һәм яңарту тарихын өйрәнә. Шулай ук Себердә Идел буе татарлары нигезләгән авыллар турында мәкалә язган[7].

Туган якны өйрәнү буенча унга якын китабы бар. Ул Әлмәт һәм үзенең кече Ватаны ― Чирмешән районнары авыллары турында яза[5].

«Әлмәт төбәгенең XVIII ― XX гасырлардагы тарихи мәчетләре», «Кармыш авылы тарихы» хезмәтләренең кулъязмаларын әзерләгән (бастырылмаган)[2]. «Кармыш яугирләре - тарихларда калган батырлык», «Кармыш мөселман мәхәлләсе (XVIII – XXI гасыр)», «Зиннур мәчете» (2005, Әлмәт), «Шау чәчәкле болынлыкта ― Әшәлчем» (2017, Казан), «Тамырларым синдә, Саклыгым! Югалган авыл тарихы» (2019)[8], «Иншар. Югалган авыл тарихы / 1926 – 1980 /» (2021)[9], «Түбән Мактама» (2021)[10], «Түбән Кәминкә» (2024) [11], «Яшәүче» һ.б. авыллар турында китаплар авторы[2].

1995―1998 елларда татар телендә «Ислам Нуры» дини мәгърифәт тапшыруын оештыручыларның берсе һәм алып баручысы («Луч» телекомпаниясе, Әлмәт)[2].

Туган якны өйрәнү буенча республика һәм район форумнарында катнаша, җирле һәм төбәк тарихының актуаль мәсьәләләрен, мәдәни мирасны саклау проблемаларын күтәрә[2].

Әлмәт, Чирмешән һ.б. районнарның татар мәктәпләрендә Татарстанның көньяк-көнчыгышы, Казан крае тарихы һәм авыллар тарихы буенча лекцияләр укый[2].

Иҗтимагый эшчәнлеге

үзгәртү
  • 1990-елларда татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәтендә катнаша.
  • Татар иҗтимагый үзәгенең Әлмәт бүлеге әгъзасы (1992―2008).
  • 1997 елда Казанда «Милли Мәҗлес» съездына депутат итеп сайлана.
  • Әлмәтнең «Туган як» туган якны өйрәнүчеләр клубы әгъзасы (2008 елдан)[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Шәхси тормышы

үзгәртү

Өйләнгән.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://almet-history.tatneft.ru/personalii/m-t/t/tag-tah/taziev-damir-nazirovich?lang=ru
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 Тазиев Дамир Назирович. Альметьевская энциклопедия
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 Дамир Тазиев Вконтакте
  4. Марат Гумеров. Увидела свет книга об истории поселка Иншар, переставшего существовать в 1980 году. Наш Черемшан, 23.06.2021
  5. 5,0 5,1 5,2 Арина Сафина. Серебряный возраст – время свершений: пенсионер Дамир Тазиев из Альметьевска продолжает вести активную деятельность на заслуженном отдыхе. Новости юго-востока, 28.07.2023
  6. Холдинг «ТАГРАС». О компании
  7. Дамир Таҗиев. Себердә Идел буе татарлары нигезләгән авыллар. «Туган җир», 12.04.2021
  8. Рафик Гусманов. О поселке Саклык вышла книга. Наш Черемшан, 22.08.2019
  9. Марат Гумеров. Увидела свет книга об истории поселка Иншар, переставшего существовать в 1980 году. Наш Черемшан, 13.06.2021
  10. Катерина Машенцева, Ильшат Бахтиев. В Нижней Мактаме прошла презентация исторической книги, которую издала местная мечеть. Новости юго-востока, 11.04.2021
  11. Дамир Тазиев написал книгу о Нижней Каменке. Наш Черемшан, 11.12.2024

Әдәбият

үзгәртү
  • Маннанов А. Новые назначения: все ли продумано? // С Вами, 26.08.1999.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү