Гөмбәле кератит

(Гөмбәчекле кератит битеннән юнәлтелде)

Гөмбәле кератит — уртача климат белән илләрдә сирәк чир, әмма тропик һәм үсүче илләрдә — күрү начарлануның төп сәбәбе. 50% очракта эссе һәм дымлы һава күрү начарлануның сәбәбе. Инфекциянең беренчел куркынычлык шартларына җәрәхәт (65% очракта тропик өлкәләрдә), аеруча үсемлекләр белән җәрәхәт, күзнең алгы бүлегенең хроник чирләре һәм эпителиаль кимчелекләр, диабет, системалы иммунодефицит һәм гидрофиль контактлы линзалар киеп йөрү керә. Гөмбәләр чагылган ялкынсынулы барыш белән алга таба строманың некрозына һәм таркалып йомшаруына китерә ала. Җепсыман гөмбәләр сәламәт десцемент мембранасы аша үтеп кереп, күбесенчә мөгезкатлау тишелүенә китерә. Күзнең алгы бүлегенә үтеп кергән инфекцияне дәвалауда авырлыклар бар, бу кагыйдә буларак, кискен хирургик ысуллар үткәрүне таләп итә.

Гөмбәле кератит
Саклык белгечлеге офтальмология

Этиология үзгәртү

Гөмбәләр — каты күзәнәк тышчалы, ДНК һәм РНК булган катлаулы төзелешле хромосомалы микроорганизмнар.

1. Җепсыман гөмбәләр (Aspergillus, Fusarium solani һәм Scedosporium spp.) — гифлар буларак билгеле көпшәле ясалулардан торган күп күзәнәкле организмнар. Бу гөмбәләр таралган һәм тропик шартларда аеруча авыру тудыргыч.

2. Чүпрә (Candida spp.) — бөреләнү белән үрчүче оваль бер күзәнәкле организмнар; сирәк очракта гифлар яки псевдогифлар ясалырга мөмкин.

Бу төрләр аеруча уртача климатта таралган.

Клиник күренешләре үзгәртү

Диагностика күбесенчә кыен.

1. Чит җисем тойгысы, күз чагылу, күрү начарлану һәм бүлендек барлыкка килү белән әкренләп билгеләнә. Пациент, кагыйдә буларак, анамнезда күзнең җәрәхәтен яки алгы бүлекнең хроник ялкынсынуын билгели.

2. Билгеләре  кузгаткыч төренә бәйле. Чирнең башлангыч стадиясендә бактериаль инфекция белән чагыштырганда кабаклар шешү һәм кызару бик чагылмаган:

а) җепсыман гөмбәләр чыгарган кератит:

- төгәлсез кырыйлы саргылт-соры төстәге стромаль инфильтрат;

- күбесенчә аерым кимчелекләр белән чолгап алынган көчәюче инфильтрация һәм гипопион (рәс. 9.9а);

б)кандидалы кератит саргылт-ак төстәге тыгыз инфильтрат барлыкка килү белән сыйфатлана (рәс. 9.9б).

Тикшерүләр үзгәртү

Лаборатор тикшерүләрне гөмбәләргә каршы терапияне башлаганчы үткәрергә кирәк, чөнки чир әкренләп көчәя. Җепсыман гөмбәләр десцемет мембранасы алдында үсәргә ярата һәм тирән стромаль биопсия кирәк булырга мөмкин. Кайвакыт диагнозны парацентез яки эксцизион кератопластикадан соң гына раслыйлар.

1. Грам һәм Гимза буенча буяу бертөрле сизгер (рәс. 9.9в).

2.  Үрчетүне декстрозалы Сабуро агарына урнаштыралар, әмма күпчелек гөмбәләр канлы агарда яки баетылган тирәлектә 27°С үсә ала.

Әмма бу нәтиҗәләрнең клиник терапия нәтиҗәлеге өчен әһәмияте шикле.

1. Шиффиодлы әчелек реакциясе (ШИК) һәм Грокотт буенча көмеш гексамин белән мөгезкатлау тукымасын буяуда гистология бик сизгер (рәс. 9.9г).

Дәвалау үзгәртү

1. Гөмбәгә каршы препаратларның үтеп керүен җиңеләйтү өчен зарарланган өлкәдә эпителийны кисеп алу. Шулай итеп өстәге кератоэктомия зарарлану күләмен кимүгә китерә ала.

2. Урынлы дәвалау киеренке булырга тиеш: башта сәгать саен 48 сәг. дәвамында, аннары барыш басылган саен ешлык кими. Күпчелек урынлы гөмбәләргә каршы препаратлар фунгистатик йогынты ясаганга, дәвалау берничә атна дәвам ителергә тиеш:

α)җепсыман гөмбәләр чыгарган кератитта, сайлау препараты натамицин 5% яки эконазол 1% була. Альтернатива амфотерицин В 0,15% яки миконазол 1%;

б) кандидалы инфекциядә эконазол 1% билгелиләр. Альтернатива натамицин 5%, флюконазол 2%, амфотерицин В 0,15% һәм клотримазол 1%.

NB Шулай ук киң колачлы антибиотиклар куллану кирәк, чөнки бактериаль инфекция дә бик таралган.

3. Флюконазолны субконъюнктиваль гипопион белән авыр очракларда кулланырга мөмкин.

4. Системалы гөмбәләргә каршы препаратларны авыр барышлы кератитта яки эндофтальмитта кулланалар. Кулайрак сайлау булып итраконазол 100 мг/тәү яки вориконазол 100 мг бер вакытта 200 мг дозада санала.

5. Эксцизион үтәли кератопластика аеруча авыр очракларда кирәк.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.