Гөлнара Вәлиева (җырчы)

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты
(Гөлнара Вәлиева битеннән юнәлтелде)

Вәлиева Гөлнара Рәшит кызы ( 17.11.1990, Башкортстан Бөрҗән районы Колгына авылы) — Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының солисты (2016 елдан). Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты.

Гөлнара Вәлиева
Туган 17 ноябрь 1990(1990-11-17) (30 яшь)
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре җырчы
Эш бирүче Башкорт дәүләт опера һәм балет театры

БиографиясеҮзгәртү

Вәлиева Гөлнара 1990 елның 17 ноябрендә Бөрҗән районы Колгына мәктәбендә балаларга башкорт теле һәм әдәбиятеннән белем бирүче, хаклы ялга чыккан укытучы Мөлекова Зилара Рәүф кызы белән Вәлиев Рәшит Иргәле улының гаиләсендә уртанчы бала булып дөньяга килә.

9 еллык Колгына мәктәбен тәмамлаганнан соң Учалы сәнгать һәм мәдәният көллиятендә җыр буенча БР -ның атказанган сәнгать эшмәкәре Валеева Миңзифа Таеп кызы класында белем ала (2006—2010).

2010—2015 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясена, академик җыр буенча БР-ның, РФ-ның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Юлаев премиясе лауреаты,профессор Сәгыйтова Фәрзәнә Фәткулла кызы класында белем ала. 2015—2018 елларда Вәлиева Гөлнара күп кенә халыкара, Бөтенрусия, төбәкара, җөмһүрият конкурслары лауреаты. 2016 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының опера труппасы солисткасы.

2013 елда Новосибирск шәһәрендә узган М.В. Мясникова исемендәге I Бөтенрусия вокалистлар конкурсында Гран-при яулый.

2014 елда Мәскәүдә Русия Президентнең "Зирәк яшләргә дәүләт ярдәме чаралары турында" Указына ярашлы уза торган чараның лауреаты булуга ирешә,

Сибайда элекке "Ирәндек моңнары" башкорт халык җырларын башкаручыларның XII төбәк-ара конкурсында Гран-при яулый.

Налчык шәһәрендә узган вокалистларның Н. Асташев исемендәге V Төньяк-Кавказ ачык конкурсында I дәрәҗә лауреат исеменә лаек була.

2015 елда Мексикада 5-се бөтендөнья Фольклориада фестивалендә чыгыш ясый. Шушы ук елда Кыргызстан Республикасының башкаласы Бишкектә "Кыргызстанда Башкортстан мәдәнияте һәм фәне көннәре" дигән чарада, Уфада үткән 4-нче Бөтендөнья башкортлары Корылтаенда чыгыш ясый.

Шушы ук елда Южноуральскида -узган "Южноуральск - Зальцбург" дип исемләнгән музыкантларның VII халыкара фестивалендә I дәрәҗә лауреат исемен яулап кайта.

2015 ел бик уңышлы ел була Бөрҗән сандугачы өчен – Уфада үткән ШОС һәм БРИКС-та мәртәбәле кунаклар алдына чыгу бәхете дә тия аңа. Агымдагы ел уңышлар елмая – Карелия Республикасының Петрозаводск шәһәрендә узган Русиянең музыкаль вузлары вокалистлары чыгарылучыларның XXXXIII смотр-конкурсында лауреат исемен ала.

2016 елда - Уфада Заһир Исмәгыйлов исемендәге III халыкара уенчы башкаручыларның конкурсы лауреаты.

2017 елда – "Башкорт җыры" телевизион конкурсының Гран-при иясе була. Нариман Сабитов исемендәге IX музыкантларның Халыкара конкурсында III дәрәҗә лауреат исемен яулый. Саратовта узган вокалчыларның XXXI халыкара Собинов фестивалендә II дәрәҗә премиягә лаек була.

2018 елда Уфада үткән Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге җөмһүрият вокалчылар конкурсының төп призы – Гран-прие да аңа була. 2019 елда Казакъстанның Алматы шәһәрендә узган Б.Түләгәнова исемендәге вокалчыларның X халыкара конкурсының дипломанты булуга өлгәшә.

РепертуарыҮзгәртү

  • Ж.Бизе. «Кармен». Фраскита
  • З.Исмәгыйлов. «Салават Юлаев». Әминә
  • Дж.Верди. «Риголетто». Джильда

Концерт репертуарыҮзгәртү

  • Башкорт композиторларының ариялары һәм романслары, рус һәм көнбатыш-Аурупа классикасы.
  • Башкорт халык җырлары.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләреҮзгәртү

  • 2013 – М.В. Мясникова исемендәге I Бөтенрусия җырчылар конкурсы Гран-прие (Новосибирск шәһәре).
  • 2014 – "Ирәндек моңнары" XII төбәк hawa башкорт халык җырларын башкаручылар конкурсы Гран-прие (Сибай шәһәре).
  • 2014 – Н.Асташев исемендәге V Ачык Төньяк Кавказ конкурсында I дәрәҗә лауреат (Нальчик шәһәре).
  • 2015 – VII "Южноуральск - Зальцбург" халыкара музыкантлар фестиваленең I дәрәҗә лауреаты (Көньяк Җаек шәһәре).
  • 2015 – Русиянең музыкаль югары уку йортларын тәмамлаучы вокалчыларның XXIII смотр-конкурсының I дәрәҗә лауреаты (Петрозаводск шәһәре).
  • 2016 – Заһир Исмәгыйлев исемендәге уенчы-башкаручыларның III халыкара конкурсының I дәрәҗә лауреаты (Уфа)
  • 2017 — Нариман Сабитов исемендәге IX халыкара музыкантлар-башкаручылар конкурсының III дәрәҗә лауреаты (Уфа).
  • 2017— Собинов фестиваленең икенче премиясын яулый

СылтамаларҮзгәртү