Гүзәл Мостафина - нәфис сүз остасы

Гүзәл Мостафина
Туган телдә исем Мостафина Гүзәл Рөстәм кызы
Туган 30 ноябрь 1954(1954-11-30) (69 яшь)
Казан шәһәре
Һөнәре нәфис сүз остасы
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты (2000)

Тәрҗемәи хәле һәм иҗат эшчәнлеге үзгәртү

Мостафина Гүзәл Рөстәм кызы 1954нче елның 30 ноябрендә Казан шәhәрендә туган. 1976-1978 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында актриса була.

1978-1993 елларда Гүзәл Мостафина иҗади эшчәнлеген эстрада өлкәсе белән бәйли. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә нәфис сүз остасы булып эшли башлый. Филармониядә Республиканың күренекле сәнгать осталары Илһам Шакиров, Флюра Сөләйманова, Ренат Ибраһимов, Вафирә Гыйззәтуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов, «Болгар» төркеме һ.б. белән бергә эшли. Шул вакытта ул зур тәҗрибә туплый, конферанс, гаҗәеп дәрәҗәдә оста итеп концертлар алып баручы нәфис сүз остасы булып җитешә. 1982 елда Мәскәүдә эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә килеп бу өлкәдәге белемен арттыра. Үз эшенә карата һәрчак таләпчән булган нәфис сүз остасы репертуар туплауда нәтиҗәле эш алып бара. Татар әдипләре Г. Тукай, Р. Миңнуллин, С. Хәким, Н. Хисамов, Ш. Маннур, Р. Әхмәтҗанов, Ф. Зыятдинова, Р. Харис, Л. Шагыйрьжан, Ә. Мәхмүтов, Э. Гадел һ.б.ның иҗатына бик теләп мөрәҗәгать итә, аларның лирик һәм А. Левин, М. Задорнов, Л. Французов, Камил Каримов, И. Шәрәфиев һ.б. язган юмористик әсәрләрне еш башкара. Шулай ук хөкүмәт күләмендә үтә торган мәдәни чараларны, тантаналы юбилей кичәләрен татар һәм рус телләрендә камил алып бара. Спорт сараенда, М.Җәлил исемендәге опера hәм балет театрында халыкара «Татар жыры» конкурсларын да ул дистәләгән еллар буе күренекле нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров белән бергә алып бара. «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» исемле телевизион татар жыры конкурсын ун ел дәвамында Инсаф Абдулла белән алып бара.1993 елдан Казан милли мәдәни үзәгендә нәфис сүз остасы булып эшли. Шулай ук Татарстанның төрле мәдәни учакларында, шул исәптән Татар дәүләт филармониясендә дә төрле мәдәни чаралар вакытында концертлар алып бара.

Мактаулы исеме үзгәртү

Татарстанның атказанган артисты (2000)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү