Горбангулы Бәрдемөхәммәдов
Горбангулы Бәрдемөхәммәдов, Горбангулы Мәликгулы улы Бәрдемөхәммәдов, төрекм. Gurbanguly Mälikgulyýewiç Berdimuhamedow (1957 елның 29 июне, Төрекмәнстан ССР, Ашхабад өлкәсе) — Төрекмәнстан сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе/ 2023 елның 21 гыйнварыннан Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе, 2021―2023 елларда Төрекмәнстан Халык Геңеше Халык Мәсләхәте Рәисе, 2007―2022 елларда Төрекмәнстан президенты. Икътисад фәннәре докторы (2010), медицина фәннәре докторы (2007), Төрекмәнстан ФА академигы (2009), Төрекмәнстан Кораллы көчләре генералы (2007). Төрекмәнстан Каһарманы (2011). Рәсми булмаган «Милләт лидеры», «Аркадаг» (Яклаучы) титуллары бар.
Горбангулы Бәрдемөхәммәдов | |
---|---|
Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе | |
Вазыйфага керешкән 2023 елның 21 гыйнвары | |
Президент | Сәрдар Бәрдемөхәммәдов |
Аңа кадәр | вазыйфа булдырылган |
Төрекмәнстан Халык Геңеше Халык Мәсләхәте Рәисе | |
Вазыйфада 2021 ел – 2023 ел | |
Президент | үзе (2021—2022) Сәрдар Бәрдемөхәммәдов (2022 елдан) |
Аңа кадәр | вазыйфа булдырылган |
Дәвамчысы | вазыйфа бетерелгән |
2нче Төрекмәнстан президенты | |
Вазыйфада 2007 ел – 2022 ел | |
Аңа кадәр | Сәфәрморат Ниязов, үзе (2006―2007 елларда в.б.) |
Дәвамчысы | Сәрдар Бәрдемөхәммәдов |
Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе | |
Вазыйфага керешкән 21 гыйнвар 2023 | |
Аңа кадәр | вазыйфа торгызылган |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 29 июнь 1957 (66 яшь) СССР, Төрекмәнстан ССР, Ахал вилаяте, Гөкдепе әтрабы[en], Бабарап[d] |
Сәяси фирка | ТДФ (2006-2013) фиркасез (2013 елдан) |
Җефет | Угылкирәк Бирдемөхәммәтева[d] |
Әти | Мәликколый Бирдемөхәммәтев[d] |
Белем | Төрекмәнстан дәүләт медицина институты |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1957 елның 29 июнендә Төрекмәнстан ССР Ашхабад өлкәсендә авыл мәктәбе укытучысы гаиләсендә туган. 1979 елда Төрекмәнстан дәүләт медицина институтының стоматология факультетын, соңрак әлеге уку йортында (вариант: Мәскәүдә[1]) аспирантура тәмамлаган. Медицина фәннәре докторы (2007), профессор. Алман һәм рус телләрен камил белә.
Хезмәт юлы үзгәртү
- 1980 елдан Төрекмәнстан ССР Ашхабад өлкәсе авыл амбулаторияләрендә табиб-стоматолог булып эшли башлый.
- 1990-1995 елларда Төрекмәнстан дәүләт медицина институтында: ассистент, доцент, стоматология факультеты деканы.
- 1995-1997 елларда Төрекмәнстан сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате министрлыгының стоматология үзәге директоры.
- 1997-2001 елларда Төрекмәнстан сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате министры.
- 2001-2007 елларда Төрекмәнстан министрлар кабинеты рәисенең (рәис — С. Ниязов) урынбасары.
- 2006 елның 21 декабреннән 2007 елның 14 февраленә кадәр — Төрекмәнстан президенты в.б.
- 2007―2022 елларда ― Төрекмәнстан президенты.
- 2021 елның 14 апреленнән Төрекмәнстан парламентының Халык Мәсләхәте Рәисе.
Төрекмәнстан президенты сайлаулары үзгәртү
- 2007 елның 11 февралендә узган чираттан тыш Төрекмәнстан президентын сайлауларда, сайлаучыларның 89.2% тавышын җыеп, Төрекмәнстанның икенче президенты итеп сайлана.
- 2012 елның 12 февралендә узган Төрекмәнстан президентын сайлауларда, сайлаучыларның 97,14% тавышын җыеп, 7 көндәшен җиңеп, яңа мөддәткә Төрекмәнстан президенты итеп сайлана.
- 2017 елның 12 февралендә узган Төрекмәнстан президентын сайлауларда, беренче нәтиҗәләр буенча, сайлаучыларның 97,69% тавышын җыеп, 8 көндәшеннән алда бара.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
Гаиләсе үзгәртү
Хатыны Огөлгерек Ата кызы Бәрдемөхәммәдова
Факт үзгәртү
2019 елның 20 июлендә төрекмән оппозициясе чыганаклары Г. М. Бәрдемөхәммәдовның вафат булуын хәбәр итте. Әмма бу мәгълүмат рәсми рәвештә расланмый һәм кире кагылмый[6].
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Лента.ру сайтында
- ↑ На выборах президента Туркменистана лидирует Бердымухамедов. Известия, 13.02.2017
- ↑ Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президентына «Дуслык» ордены тапшырды. Татар-информ, 2017 ел, 17 сентябрь(үле сылтама)
- ↑ Путин наградил Гурбангулы Бердымухамедова орденом «За заслуги перед Отечеством». Татар-инфоорм, 26.08.2022
- ↑ Gundogar.org сайты, 14.11.2012 2016 елның 7 март көнендә архивланган.
- ↑ Умер президент Туркменистана Гурбангулы Бердымухамедов, сообщили СМИ. gazeta.ru, 21.07.2019(рус.)