Голос труда (гәҗит)

Голос труда — иҗтимагый-сәяси гәҗит. Сул эсерлар фиркасенең Казан комитеты органы. 1917 елның 7 маеннан 1917 елның 20 ноябренә кадәр Казан шәһәрендә атнага 2 тапкыр рус телендә нәшер ителә, барлыгы 43 саны чыга.

Голос труда
Нигезләнү датасы 7 май 1917
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Әсәр яки аның атамасы теле рус теле
Гамәлдән чыгу датасы 20 ноябрь 1917