Гироскутер (ике тәгәрмәчле скутер, үзе баланс тотучы скутер, ингл. Gyroscooter) — ике яктан тәгәрмәчле аркылы юка тар такта формасында эшләнгән шәхси электр транспорт чарасы. Электр аккумуляторына тоташкан электр моторыннан һәм аяклар өчен мәйданчыкны горизонталь баланс тоту өчен гироскопик датчиклардан файдаланып эшли.

Тарих үзгәртү

Беренче гироскутерлар 2014нче ел башында пәйда булды. Аларны эшләп чыгаруга берничә Корея һәм Кытай ширкәтләре тотынды.

Корылышы үзгәртү

Шул агрегат берничә төп элементлардан тора:

  • 2 электр моторы;
  • гироскопик датчиклар системасы;
  • датчиклардан килүче мәгълүматны эшкәртүче корылма;
  • гироскутер корпусы;
  • литий-ионлы аккумулятор.

Гироскутерда моделенә карап өстәмә корылмалар булырга мөмкин: мәгълүмати дисплей, идарә итү пульты, Bluetooth модуле, музыка уйнатыр өчен динамиклар, яктырту әсбаплары һ.б.

Сылтамалар үзгәртү