Герпес (грек ἕρπης — тимрәү) — йогышлы авырулар төркеме; герпес вируслары тудырган сулы күперткеләр калку белән билгеләнгән бер төркем авырулар[2]; үзенчәлекле вируслар тудырган сулы күперткеләр калку белән үзенчәлекле бер төркем тире авырулары[3].

Герпес
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d] һәм тиребелем[d]
Симптомнар lip blister[d][1]
 Герпес Викиҗыентыкта

Герпес (чабыру) — тән тиресенә һәм лайлалы тышчаларга хас вируслы авыруларның гомуми аталышы.

Герпес вируслары кеше организмында гомер буе саклана. Кешеләрдә гади һәм уратма герпес авырулары еш очрый. Гадәттә гади герпес салкын тиеп авырган вакытларда, ОРВИ, грипп, үпкә ялкынсынуы кебек авырулар белән чирләгән фонда килеп чыга. Бу инфекция вирус йөртүче кешеләр белән турыдан-туры контакт булганда: җәрәхәтләнгән тире, лайлалы тышча аркылы — үбешкәндә, җенси якынлык вакытында бирелергә мөмкин.

Иммунитетның көчсезләнүе, витаминнар җитешмәүчәнлек, организмның артык суынуы гади герпеснең башланып китү өчен этәргеч булып тора.

Авыру ялкынсыну учагында берничә үтә күренмәле куык барлыкка ки­лүдән башланып китә. Гадәттә мондый куыкчыклар иреннәрдә, борын, авыз читләрендә пәйда була. 7-10 көн эчендә бу куыкчыклар кипши һәм кубыклана, ә соңга таба кубып төшәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, кеше­ ләрнең иммунитеты көчсезләнгәндә, салкын тигән вакытта бу күренеш еш кабатлана. Моны герпес вирусларының кеше организмында сакланып калуы белән аңлатып була. Тирегә чыккан куыкчыклар күп очракта авыруның гомуми хәле начарлануга китермиләр. Ләкин авыру җиңел булганда да, табибка күренеп консультация алырга кирәк. Тикшеренүләрдән соң табиб к кына дөрес киңәшләр биреп, дәва билгели ала. Куыкчыкларны 1 % лы зәңгәр метилен йә яшел бриллиант эремәләре белән эшкәртәләр. Табиблар вирусларга каршы торырдай дарулар да билгелиләр. Шулай ук герпес чыккан урыннарны дәвалау өчен төрле мазьләр билгеләнә. Гади герпесне дәвалаганда, зовиракс дип аталган мазь кулланырга ярый.

Герпесны дәвалау процессында дару үләннәрен дә кулланалар. Тире чабырып чыккан вакытта алоэ согы белән аппликация (энергия йөртүче матдәне тәнгә ябып дәвалау) ясау ялкынсынуны бетерә.

Организмның вирусларга каршы көрәшү көчен күтәрү өчен, үсемлекләрдән ясалган төнәтмәләрнең файдасы тия. Мәсәлән, менә мондый: 1 чәй кашыгы тигәнәк тамырына 2,5 стакан кайнаган су салып, 1 сәгать буе тотарга, сөзгәч, ярты стакан төнәтмәне көненә 4 тапкыр ашаганнан соң эчәргә.

Клиник практикада герпес авырулары авыз эчендә, күзләрнең мөгез пәрдәсендә, хатын-кызларның җенси органнарында шактый еш очрый.

Кайвакытта алар бик авыр уза һәм табиблар күзәтүен таләп итә. Та­библар дәваны патологик процессның ялкынсынуына, авырлыгына, кайда булуына карап билгелиләр. Инфекция бөтен организмга таралмасын өчен, авыруларга сәламәт кеше иммуноглобулинын мускулларга инъекция рә­ вешендә кертәләр.

Уратма герпес (уратма лишай (опоясывающий лишай)) чыганагы — бала­ ларга җил чәчәген чыгаручы вируска ошаган вируслар. Тик бу очракта авыру зурларда күзәтелә һәм аның барлыкка килүенә еш кына салкын тию сәбәпче була. Уратма герпес вакытында авыруда тире генә бозылып калмый, нервлар да зарарлана. Чир температура күтәрелү белән башланып китә. Бик еш кына кабырга арасы нервлары зарарлана һәм бу нерв буенча көчле авырту барлыкка килә. Уратма герпес бүтән нервларны да зарарларга мөмкин.

Күпмедер вакыттан соң, зыян күргән нервлар янындагы тире чабырып чыга.

Уратма лишайны дәвалау өчен салицил кислотасы, авырту басучы чара­лар, ә авыру бик көчле булган очракларда антибиотиклар да кулланалар.

Рецидивка каршы чара итеп организмга поливакцина кертелә. Авырту бик көчле булганда, новокаин белән блокада ясыйлар һәм ультрамиләүшә нурланыш кулланалар.

Герпес бик еш уянмасын, организм инфекцияләргә бирешмәсен өчен, чыныгу өстендә эшләргә кирәк. Грипп, ОРВИ белән авыручылар күп булганда, андыйлар белән азрак аралашырга, битлек киеп йөрү, аерым савыт-саба куллану, дезинфекция ясау, торакларда һава алыштыру кебек һәм бүтән саклану чараларын кулланырга киңәш ителә. Иммунитетны күтәрер өчен, ашау рационына күбрәк витаминнарга бай жиләк-җимешләр, яшелчәләр кертү файдалы. Шулай ук артык туңулардан саклану кирәклеген дә онытмагыз.

Тасвирлама үзгәртү

Кеше герпесы тудыручы — Herpesviridae гаиләсенә караган ДНК‑лы вируслар, кеше организмында гомерлеккә урынлашуга (яшәргә) һәм иммунитет дефициты фонында авыруның төрле формаларын тудыруга сәләтле. Вирусның 8 төре билгеле, кеше өчен барысы да — авыру тудыргыч. Гади (тирене, лайлалы тирәсенә, күз мөгезматдәсен зарарлый) һәм уратма (нерв системасын зарарлый) герпес аерыла. Авыру һава, аралашу яки җенси юл аша йога.

Булышлык иткән сәбәпләр үзгәртү

Иммунитетның түбәнәюе, салкын тию, витаминнар җитмәү, стресс. Еш кына грипп, пневмония һ.б. авырулар фонында барлыкка килә.

Төп симптомнары үзгәртү

Тире кымырҗу яки әрнү, шешкән иреннәргә, борын яфракларына, авыз куышлыгы һәм җенес әгъзаларының лайлалы катламына үтә күренгән тупланып торган вак күперткеләр чыгу, күперткеләр урынында кутыр барлыкка килү; уратма герпес: баш һәм нервлар юнәлеше буйлап (кабыргалар арасы, ботлар) авырту, лимфа төерләре зураю, тән температурасы күтәрелү, тирегә күперткеләр чыгу.

Диагностика үзгәртү

Диагностика өчен флюоресценцияләнүче антитәнчекләр, иммуноферментлы анализ, полимераз чылбырлы реакция ысуллары кулланыла.

Дәвалау үзгәртү

Медикаментоз (вирусларга каршы, шешүгә каршы, иммуномодульләүче препаратлар), вакцинотерапия, диетотерапия, физиотерапия. Мөмкин өзлегүләр: тиренең һәм эчке әгъзаларның бактериаль инфекцияләре, экзема, йөрәк-кан тамырлары җитешмәүчәнлеге, энцефалит һ.б.

Искәртү үзгәртү

Иммунитетны күтәрү, салкын тиүдән, стресстан саклану һ.б. Башкортстанда өлкән кешеләрнең 80-90% ы гади герпес вирусын йөртә.

Авыруны өйрәнүче галимнәр үзгәртү

Герпесның дәвалау ысулларын фәнни яктан тикшерү Медицина университетында (Д.Ә.Вәлишин, Д.Х.Хунафина һ.б.), 2‑се Респ. клиник дәваханәсендә ; Ә.Х.Стоянова, Л.А.Сәлихова), Күз авырулары институтында (Р.Ә.Батыршин, И.А.Грипась, М.А.Деребизова, В.Б.Мальханов, Н.Е.Шевчук һ.б.) алып барыла.

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Герпес вирусы

Әдәбият үзгәртү

  • Бикбулатов Р.М. Фитопатология экспериментального герпес. Уфа, 1970; шул ук. Герметическая инфекция. М., 1974 (автор.).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.ncbi.nlm.nih.gov/pmc/articles/PMC2602638/
  2. Русско-башкирский толковый словарь медицинских терминов (М.Т.Азнабаев, 2007)
  3. Русско-башкирский словарь медицинских терминов (В.З.Гумеров, 1981)