Герефорд сыеры (ингл. Hereford, рус. герефордская) — мөгезле эре терлекнең ит бирә торган токымы. XVIII гасырда Англиядә (Херефордшир графлыгында) җирле терлекне сайланыш белән барлыкка китерелгән.

Герефорд үгезе

Хайваннар мичкәсыман, тәбәнәк, киң һәм озын гәүдәсе, чыгынкы күкрәк асты, таза мускуллы иңбашлары белән. Төк капламы җәен кыска, кышын озын һәм бөдрә. Төсе куе кызыл, башы, җилкәсе, күкрәк асты, корсагы, аякларының аскы өлеше, койрыгының чугы ак төстә. Үгезләрнең тереләй авырлыгы 850–1000, сыерларның — 550–600 кг. Терлек сугымга яхшы симертә, югары сыйфатлы «мәрмәрдәй» ит бирә. Сугым чыгышы 60–65 %, кайвакыт 70 % кача. Хайваннар тиз үсәләр, чыдам, төрле табигый шартларга, озак көтүлектә асрауга, озын куалап күчерүгә яраклы.

Бөекбритания, АКШ, Канада, Австралия, Яңа Зеландия һ.б. илләрдә үрчетәләр. 1985 елның 1 гыйнварда Советлар Берлеге хуҗалыкларында 201,4 мең баш бар иде. Казакъ һәм калмык терлеген белән кушылдырып казакъ акбашлы токымы барлыкка китерелгән.

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.