Георгий Мурзин

очучы, Россия Федерациясе Каһарманы

Георгий Мурзин, Георгий Александр улы Мурзин (рус. Георгий Александрович Мурзин, 1996 елның 3 июне, РФ, Свердловск өлкәсе, Екатеринбург) ― гражданнар авиациясе очучысы, Россия Федерациясе Каһарманы (2019). [1] 2019 елның 15 августында «Урал һава юллары» авиаширкәтенең Airbus A321 очкычының икенче пилоты буларак, һәлакәткә эләккән очкычны Жуковский янында кукуруз кырында исән-сау утыртуда катнаша, барлык юлчылар һәм экипаж исән калган. Күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы, 233 кешене (226сы ― пассажир, 7се ― экипаж әгъзалары) коткарган өчен (очкыч командиры Дамир Йосыпов белән бергә) 2019 елның 16 августында Россия Каһарманы мактаулы исеменә лаек булган.[2]

Георгий Мурзин
Туган телдә исем Георгий Александрович Мурзин
Туган 3 июнь 1996(1996-06-03) (27 яшь)
РФ, Свердловск өлкәсе, Екатеринбург
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт гражданнар авиациясе университеты[d]
Һөнәре гражданнар авиациясендә икенче пилот
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясе Каһарманы - 2019 «Һава транспорты отличнигы» күкрәк билгесе

 Георгий Мурзин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Дамир Йосыпов (с) һәм Георгий Мурзин Мәскәү кремлендә бүләкләү тантанасында.
21 ноябрь 2019 ел

1996 елның 3 июнендә Екатеринбургта «Урал һава юллары» авиаширкәте хезмәткәрләре гаиләсендә туган. Әти-әнисе очкычта бортпроводниклар булып эшли. [3]

2013 елда Екатеринбургның 86нчы мәктәбен тәмамлаганнан соң, очучылар әзерләүче училищега укырга керә. [4]

2017 елда П. Ф. Еромасов исемендәге Богырыслан гражданнар авиациясе очучыларын әзерләү училищесын [5] (Санкт-Петербург дәүләт гражданнар авиациясе университеты филиалы) тәмамлаган. «Урал һава юллары» авиаширкәтенә эшкә 2018 елда кабул ителгән. 2019 елның 15 августына гомуми очыш вакыты 600 сәгатьтән артык тәшкил иткән. [6]

Россия Президентының 2019 елның 16 августындагы указы белән экстремаль шартларда хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Мурзин Георгий Александровичка (шулай ук һава судносы командиры Дамир Йосыповка) Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән. [7]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Путин присвоил звания Героев России летчикам самолета, совершившего посадку под Жуковским. ТАСС (2019-08-16). 2019-08-16 тикшерелгән.
  2. Герой Российской Федерации Мурзин Георгий Александрович. Герои страны
  3. Второй пилот севшего в кукурузном поле самолета Георгий Мурзин попал в больницу. www.e1.ru. 2019-08-20 тикшерелгән.
  4. Екатеринбургские педагоги благодарят Георгия Мурзина за спасение пассажиров аэробуса А321 (15 августа 2019). әлеге чыганактан 2020-08-10 архивланды. 2022-11-29 тикшерелгән.
  5. Выпускники Бугурусланского лётного училища стали героями «второго чуда на Гудзоне». әлеге чыганактан 2019-08-18 архивланды. 2022-11-29 тикшерелгән.
  6. "Они каждый у меня — граненый бриллиант". Об экипаже, сумевшем спасти сотни жизней. ТАСС (2019-08-15). 2019-08-16 тикшерелгән.
  7. Указ Президента Российской Федерации от 16.08.2019 № 390 «О награждении государственными наградами Российской Федерации членов экипажа воздушного судна открытого акционерного общества Авиакомпания „Уральские авиалинии“ (Свердловская область)»

Сылтамалар үзгәртү