Георгий Кацерик (12 май 1934 ел26 декабрь 2020 ел) — табиб, Башкортстанда туып, рус телендә иҗат иткән язучы, шагыйрь, тәрҗемәче һәм журналист. 1986 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Степан Злобин исемендәге әдәби приемия (2007) һәм «Бельские просторы» журналы премиясе лауреаты.

Георгий Кацерик
Туган 12 май 1934(1934-05-12)
Уфа, РСФСР, СССР
Үлгән 26 декабрь 2020(2020-12-26)[1] (86 яшь)
Уфа, Россия[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты[2]
Һөнәре табиб, шагыйрь, язучы, тәрҗемәче, журналист

Биографиясе үзгәртү

Георгий Иванович Кацерик 1934 елның 12 маенда Башкорт АССР-ның башкаласы Уфада туган.

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Уфа моторлар эшләү заводына эшкә бара. Бер үк вакытта кичке мәктәптә урта белем ала һәм Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә.

Студент елларында шигърият белән мавыга, «Ленинец» җөмһүрият яшьләр газетасында шигырьләре басыла, ул башка яшь шагыйрьләр белән таныша. Аннары әсәрләре «Костры» һәм «Волны» күмәк җыентыкларда, «Урал» һәм «Уральский следопыт» әдәби журналларында, «Литературная Россия» атналык газетасында күренә башлый.

1959 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, республиканың төрле медицина учреждениеләрендә эшли: 1960 елдан алып Бөрҗән районында хирург, хастаханәдә баш табиб урынбасары була[3]. 1969 елдан — Стәрлетамак шәһәрендә психоневрология диспансерының баш табибы, 1977-1978 елларда — Бөре үзәк район хастаханәсенең, 1993-1994 елларда — Җөмһүрият наркология диспансерының (Уфа) бүлек мөдире.

2004-2011 елларда «Истоки» гәзите хәбәрчесе, мәкаләләр яза, әдәби күзәтүләр эшли, күп еллар профессиональ рәвештә сәламәтлек серләренә һәм кеше организмының уникаль мөмкинлекләренә багышланган рубрика алып бара.

Иҗаты үзгәртү

Олы әдәбиятка Кацерикның юлы җиңел булмый.

«Каләм һәм скальпель» («Каләм и скальпель») исемле тәүге шигырләр җыентыгы 1977 елда чыга. Бу китабы тулысынча туган якка, башкорт табигатенә, гади хезмәтчәннәргә, авыл табибларына карата якты хисләр белән сугарылган. «Ылыс кайтавазы» («Хвойное эхо»; 1984), «Бөрҗән көндәлеге» («Бурзянский дневник»; 1994) китабына Башкортостандагы тыюлыклар турындагы хикәяләре һәм очерклары кергән.

Георгий Кацерик балалар өчен дә күп яза, «Багырлы чишмә» («Форелевый ручей»; 1990), «Ала Буга кая яши?» («Где живет Ала-Буга?»; 1994) һәм башка китаплар авторы[4].

Соңгы елларда Георгий Иванович үзенең укучыларын «Урал батыр» эпосы мотивлары буенча язылган «Кояш кызы» («Дочь солнца»; 2004) әкиятләр җыентыгы, «Иске умарта» «Старая борть» китабы, «Зәңгәр диңгез» («Синее море»; 2007), «Кичәге шәхес» («Вчерашнее лицо»; 2014) шигъри җыентыклары белән куандырды.

«Истоки» газетында аның «Соңгы сөю» («Последняя любовь») һәм «Картайган кояш» («Старое Солнце») поэмалары басылып чыкты. «Бельские просторы» журналында «Житие Федора Веревкина» повесте һәм наркомания проблемаларына багышланган «Безгә төн килеп керә"(«К нам вторгается ночь») язмалары дөнья күрә. «Башкортстан рус әдәбиятында» җыентыгына да аның шигырьләренең шәлкеме кертелә (2004)[5].

«Излечение неизлечимых» (2009) китабы җәмгыятьтә киң танылу яулады, бу китапта Георгий Кацерик наркоманнарны дәвалау һәм профилактика буенча үзенең бай тәҗрибәсе белән бүлешә[5].

Кәбир Акбашев, Рәми Гарипов, Земфира Муллагалиева, Сафуан Әлибай һәм башка әдипләрнең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итә.

1986 елда ССРБ Язучылар берлегенә кабул ителә, Башкортстан Язучылар берлегенең рус телле язучылар секциясе эшендә бик актив катнаша.

Георгий Иванович Кацерик озак авырудан соң 2020 елның 26 декабрендә Уфа шәһәрендә вафат була[6].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Бельские просторы» журналының премия лауреаты.
  • Степан Злобин исемендәге премия лауреаты (2007 — «Знахарь» повесте өчен Кацерик — Злобин премиясенең унынчы лауреаты булды[7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Башинформ / мөхәррир А. В. Валиев — 1992.
  2. Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
  3. http://ufacity.info/press/news/64897.html
  4. /index.php/component/content/article/8-statya/6666-katserik-georgij-ivanovich
  5. 5,0 5,1 http://www.bashinform.ru/news/628810-romantik-so-skalpelem-v-rukakh-k-80-letiyu-pisatelya-i-vracha-georgiya-katserika/
  6. В Уфе на 87-м году жизни скончался писатель, поэт Георгий Иванович Кацерик. ИА «Башинформ», 27 декабря 2020 года(рус.)(Тикшерелгән 27 декабрь 2020)
  7. http://www.bashinform.ru/news/231734-prezentatsiya-knigi-georgiya-katserika-izlechenie-neizlechimykh-sostoyalas-v-ufe/

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 1 декабрь 2017)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)(Тикшерелгән 1 декабрь 2017)
  • Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г.Б. Совет Башкортстаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты. 1988. — 400 бит.(Тикшерелгән 1 декабрь 2017)

Сылтамалар үзгәртү

  • Кацерик Георгий Иванович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • [1] Романтик со скальпелем в руках (К 80-летию писателя и врача Георгия Кацерика).
  • [2] Презентация книги Георгия Кацерика «Излечение неизлечимых» состоялась в Уфе
  • [3] Уфимский писатель Георгий Кацерик удостоен литературной премии имени Степана Злобина
  • [4] «Как хотели мы жить — на прямую! С бесшабашной отвагой в груди...»