Гафурҗан Хәкимҗанов

Хакимҗанов Гафурҗан Хакимҗан улы — хәрби хезмәткәр, полковник.

Балачагы үзгәртү

Г.Хәкимҗанов 1932 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлагач Чепья урта мәктәбенә кукырга килә һәм аны 1949 елда тәмамлый. Шул ук елны хәрби һава училищесына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.

Совет Армиясендә хезмәте үзгәртү

Г.Хәеимҗанов Советлар Союзының күп почмакларындагы хәрби һава частьларында инженер- техник булып хезмәт итә. Аның бурычы—хәрби очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү була. Үз хезмәтен иң кырыс таләпләр югарылыгында башкара ул, бернинди көтелмәгән ситуацияләргә урын калдырмый. Югары командованиенең рәхмәт хатлары, күпсанлы хөкүмәт бүләкләре, хезмәтендәге эзлекле үсеше (ә мондый четерекле хезмәттә бу сирәк очрый торган хәл) менә шул турыда сөйли. Хезмәтендәге осталыгын һәм булганлыгын исәпкә алып командование Г.Хакимҗановны Н.Е.Жуковский исемендәге хәрби һава инженерлык академиясенә укырга җибәрә.  Монда аңа  беренч космонавт Ю.А.Гагарин белән бергә уку бәхете насыйп була.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Г.Хәкимҗанов туган авылына, әти-әисе, туганнары янына еш кайта иде. Кайткан саен үзе укыган Түнтәр мәктәбенә килеп балалар белән бик матур очрашулар, әңгәмәләр үткәреп килде. Отставкага чыкканнан соң якташыбыз Мәскәү өлкәсендә яши һәм шунда 2001 елда вафат була.

Чыганаклар: үзгәртү

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.