Гангут диңгез сугышы

1700—1721 еллардагы Бөек Төньяк сугышы чикләрендә диңгез алышы

Гангут диңгез сугышы (швед. Sjöslaget vid Hangö udd, Шесе вид Гае-Унд или Slaget vid Rilax, Сдает вид Рилык; фин. Riilahden meritaistelu, Риидан мерилайнен) — 1700-1721 елларда Балтыйк диңгезендә Бөек Төньяк сугышының (Финляндия, Ханко ярымутравы) Гангут борынында) рус армия флоты һәм 10 суднодан торган швед отрядлары арасындагы сугыш, Россия тарихында рус флотының башлангыч диңгезе җиңүе. 9 август Россиянең хәрби Даны көне — Гангут алышында Җиңү көне — русия тарихында Бөек Пётр Беренче командалыгындагы русия флотының шведларны Гангут борынында башлангыч җиңүе.

Гангут диңгез сугышы
Сурәт
Урын полуостров Ханко[d]
Вакыт мизгеле 26 июль (6 август) 1714
Карта
 Гангут диңгез сугышы Викиҗыентыкта

Элгәрге тарихы үзгәртү

1714 елның язына Төньяк сугышы барышында Финляндиянең көньяк һәм барлык үзәк өлеше тиерлек рус гаскәрләре тарафыннан яулап алынган була. Россиянең шведлар контролдә тоткан Балтыйк диңгезенә чыгу мәсьәләсен тулысынча хәл итү өчен, рус армиясенә швед флотын тар-мар итәргә кирәк була. 1714 елның июнь азагында генерал-адмирал граф Фёдор Матвеевич Апраксин командалыгындагы рус ишкәкле флоты (99 галера, камил һәм ярдәмче суднолардан һәм 15 мең десанттан торган) Гангутның көнчыгыш яр буенда (Тверминн бухтасында) Туркуда (Або) торган рус гарнизонын (Гангут борыныннан 100 км төньяк-көнбатыштарак) арттыру максатында гаскәр төшерә. Рус флотының юлына Густав Ваттранг командалык иткән швед флоты (15 җилкәнле сызыклы (линейный) кораб, 3 фрегат, 2 бомбардир корабы һәм 9 галера) каршы төшә. Пётр I (шаутбенахт Пётр Михайлов) тактик манёвр куллана. Ул үзенең галераларының бер өлешен Гангуттан төньяккарак районга бу ярымутравның 2,5 километр озынлыгындагы муенына ташларга карар итә. Ниятен тормышка ашыру максатында ул сөйрәгеч (переволока) һәм агач түшәмә (настил) корырга боера. Бу турыда белеп калган Ваттранг ярымутравның төньяк яр буена кораплар отрядлары («Элефант» дип аталган 18 пушкалы фрегат, 6 галера, 3 шхербот) җибәргән. Отрядны контр-адмирал Нильс Эреншёльд җитәкли. Вице-адмирал Лиллье командалык иткән икенче отрядны (8 сызыклы (линейный) кораб һәм 2 бомбардир корабы) ул рус флотының төп көчләренә һөҗүм итү максатында файдаланырга карар итә.

Сугыш үзгәртү

 
Алексей Боголюбов картинасы

Пётр аның шушындый карарын күзаллаган була. Һәм дошман көчләренең бүленүе белән файдаланып калырга тырыша. Һава торышы да җайлы туры килә. 26 июль (6 август) иртәсендә көн җилсез тора, шул аркада швед җилкәнле каралары манёврлыгын югалткан була. Командор Змаевич Матвей Христофорович командалыгындагы рус флоты авангарды (20 кораб), швед кораларының уты килеп җитмәслек арада аларны урап үтеп һөҗүм башлый. Аның эзеннән икенче отряд (15 кораб) һөҗүм итә. Шулай итеп, сөйрәгеч кору кирәкми булып чыга. Змаевич отрядлары Лаккиссер утравы янында Эреншельдның отрядын бикли. Башка рус каралары да шул юл белән һөҗүм итерләр дип уйлап, Ваттранг Лиллье отрядын чакыртып ала, шуның белән яр буе фарватерын ачык калдыра. Шуның белән файдаланып, Апраксин ишкәкчеләр флотының төп көчләре белән яр буе фарватеры аша үзенең авангардына ерып чыга. 27 июль (7 август) 14 сәгаттә 23 кораптан торган рус авангарды, үзенең ике флангысы да утрауларга терәлгән корапларын батынкы сызык итеп тезгән Эреншёльдның отрядына һөҗүм итә. Башлангыч ике атаканы шведлар кораб орудиеларынан ут ачып кире каккан. Өченче һөҗүм швед флотының фланг отрядларына юнәлтелә, һәм шуның аркасында дошман артиллерия өстенлеген файдалана алмый. Тиздән алар абордажга алына һәм әсир ителә. Пётр I, морякларга батырлык һәм каһарманлык өлгесе күрсәтеп, шәхсән абордаж атакасында катнаша. Каты алыштан соң швед флагманы — «Элефант» фрегаты бирелә. Эреншёльдның отрядының бөтен 10 корабы да руслар кулына төшә. Швед флоты көчләренең бер өлеше Алан утрауларына китеп өлгерә.

 
«Гангут сугышы» мәкаләсеннән карта



(«Сытинның хәрби энциклопедиясе»)

Әйтер кирәк, санкт-петербург тикшеренүчесе Павел Александрович Кротов, архив документларын өйрәнеп, алышты традиция буенча кабул итүдә төгәллек булмавына күрсәтә. Ул алышта өч һөҗүм түгел, ә берәү була (шведлар өч һөҗүм турындагы әкиятне үзләренең нинди дәрәҗәдә кыю каршы торганын күрсәтү максатында уйлап чыгарган). Тикшеренү сөземтәләрен галим «1714 елгы Гангут баталиясе» монографиясендә язып чыгарды. Гангут ярымутравындагы җиңү рус регуляр флотының беренче зур җиңүе була. Бу аңа Фин һәм Ботаник култыгында иркен хәрәкәт итү, Финляндиядәге рус гаскәрләренә нәтиҗәле булышу мөмкинлеген бирә. Гангут алышында рус командованиесе шведларның сызыклы җилкәнле флотына каршы ишкәкле флотның өстенлеген кыю файдаланган, флот көчләрен һәм җәяүле гаскәрнең бергә хәрәкәтен оста оештырган, тактик хәл һәм һава торышы үзгәрешенә сыгылмалы җавап әзерли, дошманның манёврын алдан сисеп, аны үзенең тактикасына бора алган. Шулай ук Гангут сугышы флот тарихында абордаж алышы хәлиткеч роль уйнаган зур алышларның соңгыларының берсе булган. Бу сугыш өчен Пётр I вице-адмирал булып үрләтелә. 1714 елның сентябрендә Петербургта Гангут җиңүенә арналган тантаналар булып үткән. Җиңүчеләр филнең аркасына кунган триумфаль арка астынан үтә («Elefant» рус телене «фил» дип тәрҗемә ителә). «Рус бөркете чебен тотмый» дип язылган була. «Элефант» хәрби хәрәкәтләрдә башка катнашмаган, ә икенче ганимәт суднолар белән Заячий утравын (Санкт-Петербург) төньяктан ураткан Кронверк бугазы аша (хәзерге Артиллерия музее һәм Петропавловский кәлгасе арасында) үткән. 1719 елда патша "Элефант"ка ремонт эшләргә боера, 1724 елда — Кронверкский гаване янындагы ярга сөйрәп чыгарырга һәм хәрби ганимәт буларак сакларга куша. Ләкин 1737 елда, прам черегәнлектән, аны утын итеп ягалар.

9 августта Россиядә бу күренеш хөрмәтенә рәсми бәйрәм — Хәрби Дан көнен билгеләү кабул ителә.

Якларның югалтулары үзгәртү

Сугыш барышында шведлар арасыннан 361 кеше һәлак була, 350 яралана, калганнары әсирлеккә алына. Руслар арасыннан 127 кеше, шулардан — 8 штаб — һәм обер-офицер, 101 урядник һәм гади, 1 «хезмәт итмәүче», моряклардан — 14 кече чин. 342 кеше яралана.

Гангут алышы хөрмәтенә аталган кораплар үзгәртү

  • «Гангут» — Рус флотының суга 1719 елда төшерелгән җилкәнле сызыклы (линейный) корабы.
  • «Гангут» — Рус флотының суга 1825 елда төшерелгән җилкәнле сызыклы (линейный) корабы..
  • «Гангут» — Рус флотының суга 1890 елда төшерелгән броненосецы.
  • «Гангут» — Рус һәм совет флотының суга 1911 елда төшерелгән линкоры.
  • «Гангут» — 1886 елгы проектның су асты көймәләренең йөзеп йөрүче базасы — совет һәм русия флотының идарә итү карабы.

Хәтер үзгәртү

  • Гангут һәм Гренгам янындагы җиңүләр (төрле елларда һәм бер көндә — Газапланучы Великомученик Пантелеймонны хәтерләү көнендә) истәлегенә Санкт-Петербургта Пантелеймон чиркәве төзелә. Хәзерге бинасы — 1735-1739 елларда, Пётр I заманында, төзелгән иске һәм таушалган чиркәү бинасы урынында. 1914 елда Император Россия хәрби-тарихи җәмгыяте башлангычы белән Пантелеймон чиркәве фасадына Гангут һәм Гренгам янында сугышкан полклар исемлеге язылган мәрмәр мемориал такталар беркетелә. (Чиркәү каршында, Пестель урамындагы 11нче йортның алгы ягында шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында Ханко оборонасы (Гангутның хәзерге атамасы) сакчылары хөрмәтенә истәлекле такта куелган.
  • «Полтава» корабын һәйкәлнең уң ягында (Воскресенская яр буе, Чернышевский проспекты ачылышында, Санкт-Петербург шәһәре) Маврикий Бакуа гравюрасы буенча «БАТАЛІА БЛИЗЪ ГАНГУТА» барельефы беркетелгән.
  • Җиңү хөрмәтенә «Гангут җиңүе өчен» медале булдырылган.
  • Пантелеймон чиркәве бинасында Балтыйк диңгезендә Пётр батшаның галера һәм җилкәнле флотының җиңүләре, рус яугирләренең Төньяк сугышындагы каһарманлыгы һәм Бөек Ватан сугышы башында Ханко ярымутравын обороналаган морякларның батырлыгы турында сөйләүче экспозиция урнаштырылган.
  • 1914 елда, Гангут сугышының 200 еллыгын билгеләү чикләрендә, «Гангут янындагы диңгез сугышының 200 еллыгы истәлегенә» медале чыгарыла.
  • Сугышның 200 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә Санкт-Петербург монета сарае юбилей сумнары чыгара. Тиражы — 30,1 мең нөсхә. Тиражның күпчелек өлеше юк ителгән, шунлыктан сакланган тәңкәләр раритет (сирәк очраучы) булып исәпләнә.
  • 2007 елның 5 августында Петергофта (сарай-парк ансамбле) рус флотының 1700-1721 елларда Төньяк сугышында җиңүләренә багышланган бәйрәм үтте. Ул «Гангут һәм Гренгам көне» дип аталды.

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Балтийский флот во время Северный войны

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Большая советская энциклопедия (БСЭ)
  • . — СПб.
  • Новиков Н. В., Гангут, М., 1944; Тельпуховский Б. С., Северная война 1700—1721, М., 1946 (библ.): Материалы для истории Гангутской операции, в. 1-4, П., 1914-18.

Сылтамалар үзгәртү