Гали Ибраһимов (1919)

Гали Ибраһимов, Гали Гыйздетдин улы Ибраһимов (баш. Ғәли Ғизетдин улы Ибраһимов, 1919 елның 16 гыйнвары, РСФСР, Уфа губернасы, Стәрлетамак1989 елның 26 ноябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа} — язучы. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1957 елдан). РСФСР (1979), БАССР (1969) атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1983)

Гали Ибраһимов
Ғәли Ибраһимов

Гали Ибраһимов
Тугач бирелгән исеме: Гали Гыйздетдин улы Ибраһимов
Туу датасы: 16 гыйнвар 1919(1919-01-16)
Туу урыны: РСФСР, Уфа губернасы,Стәрлетамак
Үлем датасы: 26 ноябрь 1989(1989-11-26) (70 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа
Ватандашлык: РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1940-1989
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Бәхетле гомер» (1940)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (1983)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1919 елның 16 гыйнварында Стәрлетамакта туган. Башлангыч мәктәпне Стәрлетамакта, урта мәктәпне Ишембайда бетергән. Уфада педагогия рабфагын (1939), Уфа педагогия институтын (1951), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1959) тәмамлый. 1939 елдан Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт үтә.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

Бөек Ватан сугышында катнаша. I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Ишембайда нефть техникумында инглиз телен укыта. «Совет Башкортстаны» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире; 1959 елдан башлап «Агыйдел» журналында җаваплы сәркатип.

Иҗаты үзгәртү

Әдәбиятка журналистикадан килә. 1935-1937 елларда «Башкортстан вышкасы» газетасында беренче шигырьләрен бастыра. 1940 елда «Бәхетле гомер» шигырьләр җыентыгы чыгара (Әхмәт Шакири белән берлектә). Сугыш каһарманнарына багышланган «Бер полк кешеләре» (1956), дилогия: «Умырзая» (1968) , «Ай битен юганда» (1972) романнары, «Кинҗә» трилогиясе (I китап, 1982, II китап, 1987, III китап, 2003 ), «Яшен ташы» (1962), «Идел егете Илгуҗа» (1964) повестьлары авторы. Кинҗә Арслановка багышланган «Кинҗә» романы буенча нәфис фильм (1988) төшерелгән (реж. Әмир Абдразаков).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Кызыклы факт үзгәртү

Степан Злобинның «Салават Юлаев» романындагы хатаны төзәтү максаты белән, «Кинҗә» романын язарга алына: романда Кинҗә Арсланов Салаватның яшьтәше итеп бирелгән, чынлыкта Кинҗә Салаваттан ике тапкыр өлкәнрәк, старшина булган тарихи шәхес.[1]

Әдәбият үзгәртү

  1. Хикәяләр һәм повестьлар. (С. Сафуановның баш сүзе белән), Уфа, 1969.(башк.)
  2. Г. Хөсәенов. Тарих һәм тарихи роман. «Агыйдел», 1978, № 9.(башк.)
  3. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. (башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр үзгәртү