Галия Измайлова (халык комиссары)
(Галия Измайлова (1909) битеннән юнәлтелде)
Бу халык комиссары турында мәкалә, балет биючесе турында моннан укыгыз.
Галия Измайлова | |
---|---|
Туган телдә исем | Галия Гыйләҗ кызы Измайлова |
Туган | 15 май 1909 РИ, Казан губернасы, Казан |
Үлгән | 10 сентябрь 1983 (74 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | тукучы, соңрак министр |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре |
Галия Измайлова, Галия Гыйләҗ кызы Измайлова (1909 елның 15 мае, РИ, Казан губернасы, Казан — 1983 елның 10 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан АССР социаль тәэминат, җиңел сәнәгать, азык-төлек сәнәгате халык комиссары, ТАССР Югары шурасы рәисе.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1909 елның 15 маенда Казанда туган. ФЗӨ мәктәбен (1927) тәмамлаган. ВКП (б) әгъзасы (1932).
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1924-1934 Казан җитен комбинатында тукучы, һөнәри берлек җитәкчесе.
- 1934-1937 Казан җитен комбинатында хезмәтне саклау инспекторы.
- 1937-1938 Казан җитен комбинаты фирка комитеты сәркатибе.
- 1938-1939 Татарстан АССР социаль тәэминат халык комиссары.
- 1939-1942 Татарстан АССР җиңел сәнәгать халык комиссары.
- 1942-1943 Татарстан АССР азык-төлек сәнәгате халык комиссары.
- 1943-1951 ВКП (б) өлкә комитетында башта азык-төлек сәнәгате бүлеге, аннары җиңел сәнәгать бүлеге мөдире.
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртүБүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- «Татарский энциклопедический словарь». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
- «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.