Галимәтелбәнат Биктимерия

мөгаллимә, педагогика теоретигы, мәгърифәтче, шагыйрә
(Галимәтелбәнат Биктимерева битеннән юнәлтелде)

Галимәтелбәнат Биктимерова, әдәби тәхәллүсе Галимәтелбәнат Биктимерия[1] (1876, Кышлау, Кышлау вулысы, Чар өязе, Казан губернасы, Россия империясе30 ноябрь 1906(1906-11-30), Яубаш, Касыйм өязе[d], Рязань губернасы, Россия империясе) — мөгаллимә, педагогика теоретигы, мәгърифәтче,[2] шагыйрә. Беренче татар хатын-кыз язучылар һәм шагыйрәләренең берсе[3][4], феминизм эшлеклесе[5].

Галимәтелбәнат Биктимерия
Туган 1876
Кышлау, Кышлау вулысы, Чар өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 30 ноябрь 1906(1906-11-30)
Яубаш, Касыйм өязе[d], Рязань губернасы, Россия империясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1895 елда Касыйм шәһәренә якын Яyбаш авылында кыз балалар өчен махсус мәктәп ачып, шунда укыта. Хатын-кызның гаилә тормышындагы урыны, ятим балалар тәрбиясе, кыз балаларда укуга омтылыш уяту мәсьәләләренә багышланган педагогик хезмәтләр авторы.[6] 1892—1903 еллардагы Галимәтелбәнат Биктимерованың тәрбия һәм мәгърифәтчелек темасына караган «Тәргыйбел-бәнат» («Кыз балаларда укуга дәрт уяту»), «Хөснел-васия» («Опекунлыкта гаделлек»), «Мәгашәрәт адәбе» («Аралашу кагыйдәләре») исемле әсәрләре басыла. Ризаэддин Фәхреддин зур ихтирам белән, хәтта аның әсәрләре турында сокланып та язды.[7] 1905 елгы революция иреккә сусаган татар хатын-кызларын да канатландыра. Шундыйларның берсе булган Г. Биктимерова революцияне шатланып каршы алуы турында аерым шигырь яза.[8]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел. 41нче биттә
  2. Rorlich A. A. Intersecting Discourses in the Press of Muslims of Crimea , Middle Volga and the Caucasus The Woman Question and the Nation // Gender and Identity Construction: Women of Central Asia, the Caucasus and Turkey. 2000. P. 147.
  3. Хисматова Лилия Котдусовна. Женские образы в современной татарской женской прозе. // Вестник ЧГУ. 2008. №4. (дата обращения: 29.04.2020)
  4. Муслихова Чулпан Халимовна. Движение за эмансипацию женщин в татарском обществе (конец ХIХ начало ХХ века. // Вестник ЧелГУ. 2011. №34. (дата обращения: 29.04.2020)
  5. Харрасова Р. Ф. Уйлар Тукайга илтә. – Казан: ИЯЛИ, 2016. – б. 128 ISBN 978-5-93091-196-1
  6. http://www.millattashlar.ru/index.php/Биктимирова_Галимательбанат
  7. Галимәтелбәнат Биктимерова 2020 елның 24 сентябрь көнендә архивланган. - Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 2 том / ХIХ йөз татар әдәбияты. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1985.- 573 б.
  8. Галимәтелбәнат Биктимерова//Өмет йолдыз. Гыйффәт туташ.