Гайшә Рахманкулова

Рахманкулова Гайшә Габдрахман кызы (03.12.1913 — 03.05.1991) — рәссам, график, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1974), Татарстан АССРның халык рәссамы (1984). Татар хатын-кызларыннан беренче профессиональ рәссам, 1942 елда ТАССР Рәссамнар берлеге әгъзасы булган беренче татар хатын-кыз, Мәскәүдә бөтенсоюз акварель күргәзмәләрендә Татарстан АССРның беренче вәкиле булып катнашучы.[1]

Гайшә Рахманкулова
Туган телдә исем Гайшә Габдрахман кызы Рахманкулова
Туган 3 декабрь 1913(1913-12-03)
РИ, Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе, Кырмыскалы
Үлгән 3 май 1991(1991-05-03) (77 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984)
ТАССР халык рәссамы (1984)

Биографиясе үзгәртү

Рахманкулова Гайшә Габдрахман кызы 1913 елда Кырмыскалы авылында туган, хәзер Башкортостан Республикасы. 1924 елда аларның гаиләләре Уфага, ә 1931 елда Казанга күченеп килә. 1936 елда Г.Рахманкулова Казан сәнгать училищесына укырга керә. 1941 елның 22 июнендә Казан сәнгать училищесын тәмамлау турында диплом ала.

Аның иҗат эшчәнлеге Бөек Ватан сугышы елларында башлана. Хәрби хезмәткә чакыру пунктлары һәм сәнәгать объектлары өчен лозунглар аның беренче эшләре була, шулай ук ул уку йортларын бизи, тыл хезмәтчәннәренең портретларын ясый.

1942 елдан СССР рәссамнар берлеге әгъзасы булып тора. 1942 елдан Г.Рахманкулова Татар сәнгать фондында (1953 елга кадәр «Татхудожник» дип атала) эшли. Сугыштан соңгы чордан 1960 еллар башына кадәрге вакытта ул сынлы сәнгать өлкәсендә (портретлар, көнкүреш, пейзаж, натюрморт) актив эшли.

Сугыштан соңгы елларда станок рәсеме сәнгатен үзләштерә. 1960 еллар башында акварель техникасын үзләштерә. Аның акварель композицияләре төрле темаларга багышланган. Аның жанрында пейзажлар, портретлар, натюрмортлар һәм көнкүреш картиналары. Аның әсәрләренең геройлары — татар мәдәнияте эшлеклеләре, төрле һөнәр һәм язмыш кешеләре.

Г.Рахманкулова 1944 елдан республика төбәк («Зур Идел»), Россия, Бөтенсоюз күләмендә үткәрелә торган күргәзмәләрдә катнаша; Казанда аның күп тапкырлар шәхси күргәзмәләре оештырыла.

1974 елда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.

1984 елда ТАССР халык рәссамы исемен ала.[2]

Казан шәһәрендә яши һәм эшли. 1991 елның 3 маенда Казан шәһәрендә вафат була.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. -Казань. Институт татарской энциклопедии АН РТ. — 703с. илл.ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү