Газиз Исәев (октябрь 1903[1], Алматы, Верный өязе[d], Җидесу өлкәсе, Россия империясе1937 елдан иртә түгел, ) — фирка-дәүләт эшлеклесе.

Газиз Исәев
Туган телдә исем тат. Ğäziz Ğäliäkbär uğlı İsäyef
Газиз Галиәкбәр улы Исәев
Туган октябрь 1903[1]
Алматы, Верный өязе[d], Җидесу өлкәсе, Россия империясе
Үлгән 1937 елдан иртә түгел

Хезмәт юлы үзгәртү

Тулы булмаган татар мәктәбен (1913), 4 сыйныфлы рус укуханәсен (1918), Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетын (1924) һәм КХИКУ каршындагы лекторлык курсларын (1925) тәмамлаган.

  • 1919 — «Күмәк» гәҗитендә әдәби тәрҗемәче.
  • 1920-1921 — Төркистан коммунистик яшьләр берлегенең Нарын өяз-шәһәр комитетының җаваплы сәркәтибе.
  • 1921-1922 — ТКЯБ ҮКнең икътисад-хокук бүлеге мөдире.
  • 1922 — ТКЯБнең Сәмәрканд өлкә комитетының җаваплы сәркәтибе.
  • 1925-1926 — КХИКУ укытучысы.
  • 1926-1931 — Урта Азия коммунистик университетында: 1 нче курс мөдире (1926-1928), ректоның уку-укыту эшләре буенча ярдәмчесе (1928-1929), проректор (1929-1931).
  • 1931-1932 — Кыргыз АССР мәгариф халык комиссары урынбасары.
  • 1932-1933 — ВКП(б)ның Кыргыз өлкә комитетының агитация-масса эшләре бүлеге мөдире урынбасары.
  • 1933-1934 — ВКП(б)ның Аламөден район комитетының 1 нче сәркәтибе.
  • 1934-193?— ВКП(б)ның Кыргыз өлкә комитетының җитәкче фирка органнары бүлеге мөдире.
  • 193?-1937— Кыргыз авыл хуҗалыгы мәктәбе ректоры.

Искәрмәләр үзгәртү