Вәлиев Гадел Камил улы (22 март 1947, Башкорт АССР ы Белорет районы, Әзекәй авылы) ― тел белгече, филология фәннәре кандидаты, доцент, халыкара төрек академиясенең мөхбир әгъзасы (1997)[1].

Гадел Вәлиев
Туган 22 март 1947(1947-03-22) (77 яшь)
БАССР, РСФСР, СССР яки Әзекәй, Белорет районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 РСФСР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм Мәскәү дәүләт педагогика университеты[d]
Һөнәре укытучы
Эш бирүче Чиләбе дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]
Гыйльми исем: доцент[d]

Биографиясе үзгәртү

Вәлиев Гадел Камил улы 1947 елның 22 мартында Башкорт АССР-ының Белорет районы Әзекәй авылында туган. Белорет педагогия училищесы һәм армия хезмәтеннән соң[2] 1974 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын, 1981 елда В.И.Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтында аспирантураны тәмамлаган. 1974-78 елларда рус теле кафедрасы укытучысы, 1982-88 елларда Бөре дәүләт педагогия институтында чит телләр кафедрасы деканы. Чиләбе дәүләт университетында рус теле кафедрасы доценты (1988— 92). 1992 елда гомуми һәм төрек филологиясы кафедрасын оештыра һәм аны җитәкли. Россиядә беренче булып милли-территориаль берәмлек чиклеренән тыш РФ халыкларының телләрен укытуны оештыра. 1991 елда Чиләбе дәүләт университетында Вәлиев җитәкчелегендә башкорт-рус бүлеге эшли (хәзер көнчыгыш филологиясе бүлеге), ул башкорт һәм рус филологиясе, гарәп һәм төрек телләре буенча белгечләр әзерли. Күп кенә чыгарылыш укучылары Евразия һәм Көнчыгыш факультетларында (Чиләбе дәүләт университеты) укытучы булып эшли[3]. Вәлиев күп еллар студентларның төзелеш хәрәкәтен җитәкли. Чиләбе өлкәсе башкортларының Корылтай башкарма комитеты әгъзасы (1993 елдан), халыкара төрек конгресы бүлеген (1996), халыкара төрек академиясеннән (1997) оештыручыларның берсе. Чиләбе өлкәсе губернаторы янында рус теле буенча совет әгъзасы (1998 елдан), Россия Федерациясе классик университетларының укыту-методик бүлегенең филология буенча гыйльми-методик совет әгъзасы (2000 елдан), Чиләбе өлкәсе туган якны өйрәнү музееның гыйльми советы әгъзасы (2007 елдан), «Хәбәрче Чел ГУ. Серия Филология» (1996 елдан), «Ватандаш» (Уфа, 1998 елдан) журналының мөхәрририят советы һәм редколлегиясе әгъзасы. 1992 елдан туган теленнән олимпиадалар үткәрү буенча Чиләбе мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында (башкорт һәм татар телләре буенча), ана теле буенча «Ел укытучысы» конкурсында жюри. Фонология һәм һинд-аурупа һәм төрки телләр тарихы, тел контактлары һәм борынгы рус комарткыларының текстологиясе, Көньяк Урал халыкларының тарихы,этнографиясе һәм мәдәнияте буенча 200-дән артык гыйльми эшләр, «Чиләбе» һәм «Чиләбе өлкәсе» энциклопедияларында мәкаләләр авторы[1].

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • РФ югары профессиональ белем бирүнең хөрмәтле хезмәткәре – 2007 й[2];
  • «ССРБ авыл хуҗалыгы министрлыгының социалистик ярыш отличнигы» (1977);
  • «Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы» (1997, 2002) билгесе;
  • Башкортстан Республикасының(1997), Чиләбе өлкәсе губернаторы Мактаулы грамоталары (2002, 2006) белән бүләкләнгән;
  • Чиләбе өлкәсенең Законнар чыгару җыелышының (2001, 2007), Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең рәхмәт хатларына ия булган.[3];
  • Башкортларның бөтендөнья Корылтаеның «Ал да чәч нур халкыңа» медале («Халыкка хезмәт иткән өчен») – 2015 ел;

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Валеев Гадель Камилович
  2. 2,0 2,1 Валеев Г.К.
  3. 3,0 3,1 [1]"Энциклопедия «Челябинск»"

Сылтамалар үзгәртү