Габдрахман Зарифов (тулылвндыру)

Биографиясе үзгәртү

 
Габдрахман Зарифов  ("Элита татарстана" журналыннан)
 
Габдрахман Зарифов физика дәресендә ("Элита Татарстана" журналыннан)
 
Габдрахман Зарифов ыронттагы батырлыгы турында рапорт

Габдрахман Зарифов 1917 елда Борнак авылында туган. Әтисе Закир Борак авылы мулласы һәм вак сәүдәгәр була. Әнисе – Түнтәр авылы кызы Гарифәбану. Революция кануннары буенча 1918 елда Закир мулла авыл җыеннарында катнашудан, сайлау хокукыннан мәхрүм ителә. 1930 елда әлеге гаиләнең бар мөлкәте тартып алына үзләренә «кулак» ярлыгы тагылып Себергә, Краснояр краена сөрелә. Габдрахман Төньяк Енисей поселогында урта мәктәпне тәмамлый, аннары Краснояр педагогия институның физика-математика факультетына укырга керә. 1941 елда физика укытучысы дипломы алып, Краснояр шәһәренең 43- мәктәбендә укыта башлый. Әмма гомеренең максаты итеп сайлаган эшендә аңа озак эшләргә туры килми—Бөек Ватан сугышы башлана. Г.Зарифов армиягә алына һәм Барнаул шәһәрендә хәрби төзелеш батальонында хезмәт итә. 1941 елның декабрендә хәрби округ приказы белән демобилизацияләнә һәм Краснояр краеИлан районы Прокопьевск мәктәбенә укытучы итеп җибәрелә. 1942 елның апрелендә Г.Зарифов фронка китә. Ул сугышның ахырынача фронтта булып, авыр, газаплы юл үтә, ике мәртәбә яралана. Әсирлеккә эләгә, аннан иптәшләре белән качып котыла. Фронтта күрсәткән батарлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, «Кызыл Йолдыз» орденнары, 2 тапкыр орденга тиң булган «За боевые заслуги» медалена лаек була. 1946-48 елларда Г. Зарифов Краснояр мәктәпләрендә математика һәм физика фәннәрен укыта, район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли.

Казанга кайткач эшчәнлеге үзгәртү

1948 елда Г.Зарифов Казан шәһәренә кайта һәм 94-мәктәптә физика һәм математика укыта башлый. Аның кырык еллык педагогик хезмәтенең иң күп өлеше шушы мәктәпкә багышланган. Үзе укыта торган фәннәрне, аның методикасын тирән белүе, энциклопедик киң карашы, балаларны яратуы аңа авыр һәм җаваплы эшендә иң югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Ул укыткан балалар тирән белемнәре белән аерылып торалар, Казан, Мәскәү һәм башка белем үзәкләренең престижлы югары уку йортларына җиңел керәләр, фән юлыннан ышанычлы атлыйлар. Бер үк вакытта Г.Зарифовозак еллар дәвамында физика укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. Алдынгы укыту алымнарын Казан шәһәре укытучыларына тарату буенча нәтиәле һәм күпкырлы максатчан эш алып бара. Ул физика укытучыларының укытучысы дәрәҗәсен зур абруй белән йөртә.

Укытучы-остазга 1963 елда РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелә. Г.З.Зарифов 1968 елда Мәскәү шәһәрендә узган  укытучыларның Бөтенсоюз съездында кунак булып катнаша. Съезд барган көннәрдә Кремльдә аңа Социалистик Хезмәт Героеның алтын медале һәм Ленин ордены тапшырыла. Габдрахман Закир улы хезмәттәшләре арасында үтә тыйнак, гаиләдә ышанычлы ир булып яши. Хатыны Мөршидә ханым белән алар үрнәк гаилә тормышы корганнар. Уллары Шамил Зарифов үзен дәрәҗәле дәүләт эшлеклесе итеп таныла. Г.З.Зарифов 1984 елда Казан шәһәрендә вафат булды. Хәзерге вакытта Казанның 94 мәктәбендә физика укытучы Г.Зарифовка багышланган мәктәп музее эшли.

Чыганаклар: үзгәртү

Чтобы помнили, “Элита Татарстана” журналы, 2017

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе, 2 том, 2010

Р.Зарипов Әби-бабаларыбыз рухына бер дога