Габбас Хафиз улы Хафизов (1927-2014) -сугыш ветераны,Икенче дәрәҗә дан ордены кавалеры, шагыйрь, китаплар авторы.

Тәрҗемәи хәле, сугыш чоры үзгәртү

Габбас Хафизов 1927нче елның 27 июнендә Апас районы Әҗем авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Өлгер малай Зур Күккүз мәктәбенең 7 нче сыйныфын бик якшы билгеләренә тәмамлый. 1941 елда авылдан ирләр сугышка китеп бетә.

1944 елның 29 маенда Габбаска да чират җитә. Апастан комиссия үтә. Ул  җиде ел буе хәрби хезмәттә була.

Аны 1944 нче елның май аенда 379 нчы запастагы укчы девизиясенең МВД эчке эшләр гаскәренә хезмәткә сайлап алалар.1945 нче елга кадәр шунда хезмәт итә . Инде сугыш тәмамланырга да күп калмый,ләкин Украина буйлары тыныч булмаганлыктан, яшь егетне кабат хөкүмәтнең үзгә бурычларын үтәргә дип 419 нчы полк составына кушалар. Польша жирләрендә көрәшергә туры килә Габбаска. 1947нче елга кадәр ул 418 нче полкына күчерелеп, дәүләтнең  үзгә бурычларын үти. Аннары  НКВДның 7307 хәрби частена күчерелеп, немец әсирләренә күзәтчелек итү буенча эш алып бара.

Габбас Хафизовның сугышчан юлы Смоленск, Пенза,Оренбург, Германиянең Франк -Форд Одере шәһәрләрендә, Брестта, Латвиядә уза.Тимер юл эшләрендә эшләгән әсирләрне озатып йөриләр.Шул вакытны Габбас Хафизовка аеруча куркыныч задание үтәгәндә яраланып, Рузаевка станциясе госпиталендә ятып чыгарга туры  килә.Бу хакта аның госпитальдә бирелгән белешмә кәгазьләре сөйли. МВД гаскәрләренең 7407составында 1951нче елның май аена кадәр хезмәт итә.

Бүләкләре үзгәртү

*  СССРның Югары Совет Указы нигезендә ГАББАС ХАФИЗ УЛЫ ХАФИЗОВ Икенче дәрәҗә дан ордены белән бүләкләнә.(11.03.1985)

* Бөек ватан сугышы ордены белән (БВс 40 еллык уңаеннан) тагын бер орден. (№ 4461103)

* Җиңү өчен бирелгән тагын бер медале:”За победу над Германией ВОВ 1941-1945 г” дип атала.

* Сугышчан флотның 30 еллыгы уңаеннан медаль(7 июнь 1949 ел,7407 командиры кул куйган) истәлек булып саклана.

* Бөек Җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан бирелгән медаль, СССРның кораллы көчләренә 60 ел тулу, СССРның кораллы көчләренә 70 ел тулу уңаеннан бирелгән медальләре

Гаилә хәле үзгәртү

1951 елның 9 маенда дәү әтием туган нигезенә, яраткан Әҗем авылына әйләнеп кайта. Сугышлардан исән-сау әйләнеп кайткач та, туган авылы Әҗеменнән беркая китми ул. Һәдия Галәлетдин кызы белән гаилә кора, 6 малай һәм 1 кыз тәрбиләп үстерәләр. Нәсел дәвамчылары булып 13 оныкка, 7 оныкчыкка ия.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Тыныч тормышка сер бирми Габбас ,ул 30 дан артык хөрмәт грамоталары,Мәскәү шәһәрендә чыгып килә торган Эшче-крестьян журналының штаттан тыш хәбәрчесе буларак ике Почет грамотасына ,ҮКның ике Почет грамотасына ия. Язучылар Союзының да ике Почет граматасына, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы таныклыгына ия шәхес тә иде әле ул.(2007).

Тормыш белән беррәттән ул иҗат дигән авыр йөкне дә үз җилкәсендә күтәреп бара. Санкт-Петербург академигы дипломы (28.05.1999). Биш китап авторы. Китаплары: “Тегермән”, “Язмыш көзгесе”, ”Икмәк кодрәте”, ”Тургайлар моңы”,”Гомерем мизгелләре”. Районның “Йолдыз”газетасы редакциясенең актив хәбәрчесе,ТР Дәүләт Советы Рәхмәт хаты һәм истәлек Медале иясе.

Габбас Хафизов 2014 елда вафат була.

Cылтамалар үзгәртү

http://adiplar.belem.ru/gabbas.htm 2019 елның 15 август көнендә архивланган.

https://search.rsl.ru/ru/record/01001786383

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/koedan-140-balany-mete-tabyldy-nemetslar-alarny-berm-berm-shunda-salgannar