Галимов Вәсил Җәһит улы (5 февраль 1961 ел) — үзешчән композитор, автор-башкаручы. Нефтекама шәһәрендә 1999 елдан эшләп килгән «Галим» студиясе директоры. Нәҗип Исламов сүзләренә язылган һәм «Нефтекама гимны» булып танылган «Яшьлегем башкаласы» җырының авторы. Башкортстанның (2008) һәм Татарстанның (2010) атказанган мәдәният хезмәткәре.

Вәсил Галимов
Туган 5 февраль 1961(1961-02-05) (63 яшь)
Чиләбе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре композитор, җырчы

Биографиясе үзгәртү

Вәсил Җәһит улы Галимов 1961 елның 5 февралендә Чиләбе шәһәрендә туган. Малайга өч яшь булганда, гаилә аталарының туган авылына — Башкорт АССРы Илеш районындагы Кадергә кайтып төпләнә[1].

Бала чагы һәм яшьлек еллары үткән бу авылны үзенең туган төбәге дип кертә[2].

Әнисеннән күчкән җыр-моңга осталык Вәсилгә мәктәп елларында ук беленә, гармунда уйнарга өйрәнгән яшүсмер бөтен концертларның уртасында була.

1978 елда Кадер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Уфа төзелеш техникумына укырга керә. Биредә спорт белән актив шөгыльләнә, рәсем төшерү һәм тезмә язу белән мавыга. Бер елдан соң хәрби хезмәткә чакырыла, аны Совет гаскәрләренең Германиядәге төркемендә үтә. Запаска кайтарылганнан соң техникумда укуын дәвам итә.

1983 елда махсус урта белемле белгеч юнәлеш буенча хәзерге Камчатка краеның Усть-Камчатск бистәсенә эшкә җибәрелә. Бер елдан соң, атасы авыру сәбәпле, Башкортостанга кайта һәм Нефтекама шәһәрендә төпләнә, торак-эксплуатация участкасына оста булып урнаша.

Җыр җыентыклары үзгәртү

  • Яфраклар әле коелмаган, 1994, 25000 данә.
  • Шүрәле урманнары, 1996, 10000 данә.
  • Ак чишмә елгасы, 2000, 5000 данә.
  • Яңгыраш, 2008, 3000 данә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (20.08.2008)
  • Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (09.04.2010)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү