Владислав Равдоникас

Равдоникас Владислав Иосифович (27 ноябрь (9 декабрь), 1894 ел — 28 ноябрь, 1976 ел) — совет археологы, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1946).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Патроним или матроним для человека Иосифович[d]
Туу датасы 27 ноябрь (9 декабрь) 1894
Туу урыны Тихвин, Новгород губернасы, Россия империясе[1]
Үлем датасы 28 ноябрь 1976(1976-11-28)[2] (82 яшь)
Үлем урыны Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Җирләнгән урыны Комарово бистә зираты[d]
Һөнәр төре археолог, тарихчы, сәнгать белгече
Эшчәнлек өлкәсе археология[d] һәм сәнгать тарихы[d]
Эш урыны Питырбур дәүләт университетының тарих факультеты[d]
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты[3]
Академик дәрәҗә тарих фәннәре докторы[d]
Аспирант яки докторантлары Орлов, Сергей Николаевич (археолог)[d]
Әгъзалык ССҖБ Фәннәр академиясе[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Биографиясе үзгәртү

Равдоникас Владислав Иосифович 1894 елның 27 ноябрендә (9 декабрь) Новгород губернасының Тихвин шәһәрендә туа. Дүрт яшендә ятим кала. 1910 еллар уртасында археология белән мавыга башлый, Сяс елгасы үрендә Тихвин курганнарында казу эшләре алып бара.

1916-1917 елларда Михайловск артиллерия училищесында укый, Беренче дөнья сугышында катнаша. Октябрь революциясен энтузиазм белән каршылый, IX Бөтенрусия Советлар съездына делегат итеп сайлана. Кызыл Армиянең артдивизион командиры була (Карел-фин фронты, Юденичка каршы фронт). Тихвина Педагогия техникумы мөдире була, монастырга музей статусын бирү инициаторы, өяз гәзитен мөхәррирли.

1922 елда РКП (б) Губерна комитетының Череповецка гәзиткә фирка эшенә күчәргә дигән боерыгын үтәми, чөнки үзен фәндә һәм укыту эшендә генә күрә. Үз теләге белән партиядан чыга.

1918 — 1923 еллар чорында Петроград университетының Тарих-филология факультетында өзеклекләр белән укый.

1927 елда Ленинградка күченә, Матди мәдәният тарихы дәүләт академиясендә хезмәтче булып эшли. 1928 елдан — Матди мәдәният тарихы институты хезмәткәре.

1929 елдан уку Ленинград дәүләт университетында укыта, профессор. 1934 елдан — тарих фәннәре докторы.

1935 елда — Онега күленең, 1936 елда Беломор петроглифлар тикшерә.

1936-1938 елларда Карелиядә Болан утравы каберлеген тикшерә 2350 квадрат метр мәйданда 177 зират ачыла, мезолит дәверенең 7132 предметы табыла.

Соңрак Иске Ладогада Ладога буеның урта гасыр курганнарында казыну эшләре алып бара.

Бу елларда кафедра мөдире вазифасын били 1936-1948 елларда Ленинград дәүләт университетының кафедра (бүлек) мөдире вазифасын башкара. 1930-1940 елларда совет археологиясенең теоретик нигезләрен булдыручыларның берсе.

1944-1945, 1946-1949 елларда — Матди мәдәният тарихы институтының Ленинград бүлеге мөдире.

1946 елда Норвегия елда ссср фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана.

Россия төньяк-көнбатышының борынгы һәм урта гасырлардагы тарихы, җәмгыяви теоретик проблемалар буенча хезмәтләр авторы.

1940 еллардан соң гыйльми эшчәнлектән читләшә.

Комаров зыяратында җирләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Равдоникас Владислав Иосифович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохорова — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  • Grove Art Online, Grove Dictionary of Art Online / J. Turner — OUP, 1998.
  • Формозов А. А. К столетнему юбилею В. И. Равдоникаса // РА. 1996. № 3. С. 197—202.
  • Равдоникас В. И. Доисторическое прошлое Тихвинского края. Адаптированное воспроизведение одноимённого издания 1924 года. СПб., 2010, приложение 1 с.75-85, приложение П, с.86 со ссылкой на Большую Советскую энциклопедию. ISBN 978-5-86983-015-9