Владимир Стариков

Владимир Стариков (15 гыйнвар 1940 ел — 28 апрель 2007 ел) — галим-физик, югары мәктәп эшлеклесе. Физика-математика фәннәре докторы (1988), профессор (1990).

Владимир Стариков
Туган 15 гыйнвар 1940(1940-01-15)
Җигән, Макаровский сельсовет[d], Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 28 апрель 2007(2007-04-28) (67 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре физик, университет профессоры
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты һәм Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Владимир Николаевич Стариков — 1940 елның 15 гыйнварында хәзерге Башкортстан Республикасының Ишембай районы Җигән авылында туган[1].

19611966 елларда Башкорт дәүләт университетында укый.1966 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм шунда ук эшкә кала.1970 елдан 1973 елга кадәр ССРБ ФА БФ-та өлкән гыйльми хезмәткәр, лаборатория мөдире булып эшли.1973 елдан Төмән индустриаль институтының исәпләү математикасы кафедра мөдире.

1975 елдан Уфа дәүләт сервис институтының исәпләү үзәгенең, 1983 елдан Автоматик проектлау системасы бүлегенең гыйльми җитәкчесе, 1990 елдан — информатика кафедра мөдире вазифаларын башкара.19911994 елларда Уфа авиация институтының проректоры һәм Башкортстан Республикасының яңа мәгълүмат технологияләре үзәге җитәкчесе.

19942003 елларда Уфа дәүләт сервис институтының информатика кафедра мөдире, бер үк вакытта 19961998 елларда Башкорт дәүләт университетында укытуның яңа мәгълүмат технологияләре кафедра мөдире һәм 1997 елдан Интернет үзәге директоры.

20032007 елларда Бөтенрусия читтән торып уку финанс-икътисад институтының Уфа филиалында фәнни эшләр буенча директор урынбасары булып эшли[1].

Фәнни эшчәнлеге һәм хезмәтләре үзгәртү

Галимнең фәнни эшчәнлеге математик модель әзерләүгә, мәгълүмат технологияләрен эшләүгә багышланган. Стариков Владимир Николаевич тарафыннан скважиналарны геофизик тикшерү ысуллары үстерелгән, нефть-газ ятмаларын Монте-Карло ысулы белән эзләү, разведкалау һәм эксплуатацияләүнең геолик мәсьәләләре хәл ителгән, укытуның компьютер системалары, югары уку йортлары белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары һәм башкалар уйлап табылган[1].

170 тән артык фәнни хезмәт һәм 1 уйлап табу авторы.

  • Алгоритмы Монте-Карло в ядерной геофизике. Новосибирск, 1985 (автордаш);
  • Автоматизированные проектирование в системе AutoCAD 13. Уфа, 1996.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Стариков Владимир Николаевич // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа «Башкорт энциклопедиясе гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.