Владимир Василёв


Владимир Юдич Василёв (чын фамилия — Старошкловский; 1931 елның 8 феврале, Мәскәү2017 елның 24 августы, шунда ук) — совет һәм Россия балетмейстеры, хатыны Наталия Касаткина белән бергә җитәкләгән Дәүләт классик балет театры җитәкчесе. Россия Федерациясенең халык артисты (1995).

Владимир Василёв
Туган телдә исем рус. Влади́мир Юдич Василёв
Туган 8 февраль 1931(1931-02-08)
Мәскәү, СССР[1]
Үлгән 24 август 2017(2017-08-24) (86 яшь)
Мәскәү, Россия[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре балет артисты, балетмейстер, сценаричы
Җефет Касаткина, Наталия Дмитриевна[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Владимир Василёв 1931 елның 8 февралендә Мәскәүдә табиблар — Юда Моисеевич Старошкловский һәм физиотерапия бүлеге мөдире Евгения Константиновна Василёва гаиләсендә туа. Апасы (әтисе апасы) — табиб һәм әдәбиятчы Роза Моисеевна Старошкловская, балалар өчен «Рәисә тормышыннан» (1972) һәм кан тамырлары хирургиясе өлкәсендә хезмәтләр авторы, Беренче Мәскәү медицина институтының гомуми хирургия кафедрасы доценты[2].

Сугыш вакытында гаилә күпмедер вакыт эвакуациядә яши. 1943 елда, Мәскәүгә кайткач, Владимир Игорь Моисеев ансамбленә һәм бер үк вакытта Зур театр каршындагы хореография училищесына укырга керә. Әмма хата аркасында аның исеме ансамбльгә кабул ителгәннәр исемлегендә булмый һәм ул училищеда укый башлый.

1949 елда Владимир Василёв Зур театр артисты була, ул Асаф Мессерер классында шөгыльләнә. Шулай ук әти-әнисе кушуы буенча ул ГИТИСның актёрлык факультетына укырга керә, аны 1953 елда кино һәм драма артисты дипломы белән тәмамлый. Николай Каретников һәм Композиторлар берлеге каршындагы яшь иҗатчылар курсын тәмамлый.

Әкренләп артист Зур театр солистлары өчен концерт номерлары куя, ә аннары балетлар иҗат итә башлый. Бу вакытта (1954 елдан) аның Зур театр солисткасы, Марина Семёнова укучысы Наталия Касаткина белән иҗади берлек урнаша, тиздән ул аның хатыны була. Алар бергә Зур театр сәхнәсендә Николай Каретников музыкасына «Ванина Ванини» балетын (1962) куялар, аннан соң «Героик поэма» («Геологлар», 1964, Николай Каретников музыкасы), «Изге яз» (Игорь Стравинский музыкасы, 1965), Рихард Вагнер музыкасына «Тристан һәм Изольда» (1967), Иоһанн Себастьян Бах музыкасына «Прелюдии һәм фуги» (1968), «Безнең ишегалды» (Тихон Хренников музыкасы, 1970) һ. б. куялар.

1966 елда ССРБ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Игорь Моисеев җитәкләгән «Яшь балет» Хореографик концерт ансамбле оештырыла. 1977 елда ансамбль белән җитәкчелек Владимир Василёвка һәм Наталия Касаткинага тапшырыла. Шул вакыттан алып алар 1992 елдан башлап «Н. Касаткина һәм В. Василёв җитәкчелегендәге дәүләт академия классик балет театры» исемен алган әлеге проектны җитәклиләр.

2017 елның 24 август төнендә вафат була[3]. Мәскәү өлкәсенең Истринск районындагы Зеленков зиратына җирләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Каталог Немецкой национальной библиотеки
  2. Два героя в одном плаще. әлеге чыганактан 2014-03-02 архивланды.
  3. Информационное агентство ТАСС. Умер народный артист РФ Владимир Василёв, archived from the original on 2017-08-24, retrieved 2022-05-25 

Сылтамалар үзгәртү