Виталий Марков (филолог)

Виталий Марков (29 март, 1927, Казан - 2010 елның 18 октябре) - филолог, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры.

Виталий Марков
Туган телдә исем Марков Виталий Михайлович
Туган 29 .03.1927
Русия, Татарстан Республикасы, Казан
Үлгән 18 октябрь 2010(2010-10-18) (83 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Энергетикләр урамы[d][1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре укытучы
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Бүләк һәм премияләре РСФСРның атказанган фән эшлеклесе
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биография үзгәртү

Виталий Михайлович Марков 1927 елның 29 мартында Казанда галим-биологлар гаиләсендә туган. Ата-анасы Казан дәүләт университеты хезмәткәрләре. Әтисе - Михаил Васильевич Марков, геоботанист, биология фәннәре докторы, профессор. Әнисе - Серафима Александровна Маркова, геоботаник, биология фәннәре кандидаты, доцент. 1949 елда Казан дәүләт университетының тарих һәм филология факультетын тәмамлый. 1949 елның көзеннән 1951 елның җәенә кадәр ул Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасының Яңавыл шәһәрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1951 елның җәендә ул Казанга кайта. Ленинград дәүләт университетында аспирантура тәмамлый һәм 1955 елда Ленинград дәүләт университетында кандидатлык диссертациясен яклый. Казан дәүләт университетында тарих-филология факультетында эшли (хәзерге вакытта Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты):

  • Рус теле кафедрасы доценты (1955 елдан),
  • профессор (1965 елдан),
  • Рус теле кафедрасы мөдире.

Виталий Михайлович Марков 10 доктор һәм 48 фән кандидаты әзерләгән. 2010 елның 18 октябрендә Казанда үлә. Арск зиратында күмелгән.

Гаиләсе үзгәртү

Улы - Михаил Виталевич Марков, ботаника профессоры, биология фәннәре докторы.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

1955 елдан филология фәннәре кандидаты. кандидатлык диссертациясенең темасы: «Формы имён в языке судебников XV—XVI вв.».

Виталий Марков 1965 елдан филология докторы. Докторлык диссертациясенең темасы: «К истории редуцированных гласных в русском языке». Фәнни кызыксынулары:

  • рус теленең үсеш тарихы;
  • рус теленең сүз ясалышы теориясе;
  • редуцированные гласные в русском языке.

Казан лингвистик мәктәбенә нигез салучы И.А. Бодуэн де Куртенэ идеяләренә нигезләнеп, сүз ясалышы теориясенең заманча концепциясен булдыра. 100 дән артык фәнни хезмәт авторы.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

РСФСРның атказанган фән эшлеклесе.

Басмалар үзгәртү

  • Марков В. М. Историческая грамматика русского языка. Именное склонение. (учебник для вузов). М.: Высшая школа, 1974.
  • Избранные работы по русскому языку. Казань, 2001.

Әдәбият үзгәртү

  • Памяти Виталия Михайловича Маркова // Учёные записки Казанского университета. Серия: Гуманитарные науки. 2010. Т. 152. № 6. С. 7-10.
  • Вспоминая Виталия Михайловича Маркова // Николаева Т. М. Учёные записки Казанского университета. Серия: Гуманитарные науки. 2018. Т. 160. № 5. С. 1278-1280.

Сылтамалар үзгәртү

  1. бирелмәләр нигезе