Вилһелмина
Вилһелмина, Вилһелмина Һелена Паулина Мария, нид. Wilhelmina Helena Pauline Maria (1880 елның 31 августы, һаага — 1962 елның 28 ноябре, Апелдорн) — Нидерландлар патшабикәсе (1890-1948 елларда), Оран-Нассау принцессасы (1948-1962 елларда).
Вилһелмина | |
---|---|
Нидерландлар патшабикәсе | |
Вазыйфада 1890 ел – 1948 ел | |
Аңа кадәр | Виллем III |
Дәвамчысы | Юлиана |
Туган | 31 август 1880 Нордейнде[d], Нидерланд |
Үлгән | 28 ноябрь 1962 (82 яшь) Нидерландлар, Апелдорн |
Җефет | Мекленбург-Шверин Һенрие[d] |
Әни | принцесса Эмма Вальдек-Пирмонтлы (1858-1934) |
Әти | Виллем III (1817-1880) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1880 елның 31 августында Һаагада Нидерландлар короле Виллем III (1817-1880) һәм аның икенче хатыны Эмма Вальдек-Пирмонтлы (1858-1934) гаиләсендә туган.
10 яшендә, Виллем IIIнең Павел Iнең оныгы София белән булган беренче никахыннан туган ир балалары яшьли үлеп бетү сәбәпле, тәхет варисы булып кала, балигълык яшенә җиткәнче (1890-1898 елларда) регент булып, әнисе — принцесса Эмма Вальдек-Пирмонтлы тора.
1901 елда герцог Һенрих Мекленбург-Шверинлы белән никахлаша. Бер кызлары туа.
Нидерландлар алман басып алучылары кулында булган чорны Лондонда мөһаҗирлектә уздыра. Нидерландлар Каршылык хәрәкәте белән җитәкчелек итүдә турыдан-туры катнаша.
Мөһаҗирлектәге Нидерландлар хөкүмәтенең бердәнбер чын ир-егете — Вилһелмина |
1945 елда Нидерландларга әйләнеп кайткач, зур популярлык казана.
Ләкин 1945 елда, япон басып алучыларыннан котылып, бәйсезлек игълан иткән Индонезиянең милли-азатлык хәрәкәтен бастырудагы актив эшчәнлеге өчен дөнья җәмәгатьчелегенең кискен тәнкыйтенә дучар була. АКШ хәтта Маршалл планы буенча Һолландиягә ярдәм итүне туктатып тору белән яный.
Элекке Нидерландлар колониясе булган Индонезияне кире кайтару буенча эшчәнлеге кискен тәнкыйтькә очрау һәм Һолландия хәрбиләренең Индонезиядәге җиңелүләре (кара: Лингаджат килешүе (en) тәхеттән ваз кичүгә китерә.
1948 елда кызы Юлиана файдасына тәхеттән ваз кичә.
58 ел ил белән идарә итү чорында Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышларын башыннан кичерә, Һолландия барлык диярлек колонияләрен югалта.
1962 елның 28 ноябрендә вафат.
Аның исеме белән астероид, тау кыясы аталган. Туган илендә һәйкәл куелган.
Чыганаклар
үзгәртү- Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 5 (Ве-Во). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-334-6