Виктор Ющенко

Ви́ктор Андре́й улы Ю́щенко (укр. Віктор Андрійович Ющенко ) — Украинаның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 20052010 елларда — Украина президенты. Икътисад фәннәре кандидаты.

Виктор Андрей улы Ющенко
Viktor Yushchenko crop.jpg
Туган телдә исем Віктор Андрійович Ющенко
Туган 23 февраль 1954(1954-02-23) (69 яшь)
Хоружевка авылы, Недригайловск районы, Сумск өлкәсе, УССР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Ukraine.svg Украина
Әлма-матер Тернополь милли икътисад университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Безнең Украина[d], Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Народно-демократическая партия[d]
Җефет Екатерина Михайловна Ющенко[d]
Балалар уллары: Андрей һәм Тарас
кызлары: Виталина, София һәм Кристина
Кардәшләр Ющенко, Пётр Андреевич[d]
Хәрби дәрәҗә капитан
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d] (1998)
Viktor Yushchenko's signature.svg

Commons-logo.svg Виктор Андрей улы Ющенко Викиҗыентыкта

Сәяси эшчәнлекне 1999 елда Украинаның премьер-министры буларак башлый. Моңа кадәр ул икътисад белән шөгыльләнә, илнең акча өлкәсендә эшләүче иң мөһим кешеләрдән була. Леонид Кучма сайлау алды кампаниясендә катнаша, 1999 елның декабрендә аңа Украина хөкүмәте рәисе вазифасын тәкъдим итәләр. Ләкин ил башы белән булган низаглар аркасында 2001 елда эшеннән чыгарыла.

2004 елда президент вазифасына намзәт булып теркәлә. Сайлау алды кампаниясе вакытында аны агуларга тырышалар, моның сәбәрле аның тирендә төрле яралар барлыкка килә. Сайлауларның беренче турында намзәтләр арасында беренче урын ала (39,87 % тавыш). Икенче турда исә икенче урын ала (46,69 % тавыш), ләкин моның белән килешмичә, Украинаның Югары мәхкәмәсенә сайлау нәтиҗәләренең фальсификациясен танырга сорап мөрәҗәгать итте. Мәхкәмә, сайлауның икенче турын гамәлдән чыгарып, аны кабатларга карарын чыгарган. Кабат уздырылган сайлауда ул җиңүче буларак таныла (51,99 %), илнең президенты булып игълан ителә.

2010 елда президент сайлауларында катнашып, нибары 5,45 % тавыш җыя.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү