Википедия бәхәсе:Сәләт ВикиМәктәбе/«Иң яхшы мәкалә» конкурсы

Бәяләү критерийлары һәм тәртипләре тәкъдиме үзгәртү

Бәяләү тәртибе үзгәртү

  • Жюри әгъзасы ролен һәрбер тәҗрибәле катнашучы башкара ала. Саннары буенча чикләүләр юк, кимендә бер ел вики-стажына ия булуы зарур.
  • Жюри әгъзалары мәкаләне башлаган авторының кертемен генә бәяли.
  • Һәрбер жюри әгъзасы һәрбер мәкаләне аерым бәяли.
    • Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүен кайгырМАган - 0 балл
    • Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүен кайгырган - 1 балл
    • Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүенә зур игътибар иткән - 2 балл
  • Һәрбер мәкалә өчен уртача бал хисаплана ― (∑ жюри1 + жюри2 + ... + жюриN)/N.
  • Катнашучы берничә мәкалә язган чакта - хисап өчен иң күп балл җыйган мәкаләнең баллары алына.
    • Һәрбер өстәмә мәкалә өчен, аның сыйфатыннан чыгып жюри рәисе катнашучыга 1, 2 яки 3 өстәмә балны бирә.

Бәяләү җәдвәле үзгәртү

Мәкалә: ... Жюри әгъзасы: ...

# Критерий   Эшләнде
  Эшләнмәде
Балл
1 Мәкалә авторлык хокукларын бозмый   Эшләнде 1
2 Бәяләү көненә мәкалә Википедия һәм аның татарча бүлегенең махсус тәртипләрен бозу турында белән тамгаланмаган   Эшләнде 1
3 Теманы кыскача билгеләүче аерым кереш бүлеге бар   Эшләнде 2
4 Мәкалә тулысынча татар әдәби теленең энциклопедик белешмә стилендә язылган   Эшләнде 1
5 Мәкалә тиешле төркемнәргә кертелгән   Эшләнде 1
6 Мәкалә темасы телгә алынган башка битләрдән мәкаләгә сылтамалар урнаштырылган   Эшләнде 2
7 Мәкаләне язуда кулланылган мәгълүмат чыганаклары күрсәтелгән (== Чыганаклар ==), аерым фактлар яки өзекләр кайдан алынганы искәрмәләр белән билгеләнгән ― китаптан булса - биткә кадәр, электрон чыганакларда - мәкаләнең яки портал битенең бүлегенә кадәр.)   Эшләнде 2
8 == Шулай ук карагыз == һәм == Искәрмәләр == {{искәрмәләр}} бүлекләре урнаштырылган.   Эшләнде 2
9 Мәкалә викиләштерелгән - мәкаләдә сүзгә алынган башка темалар, урыннар яки шәхесләргә вики-сылтамалар урнаштырылган)   Эшләнде 2
10 Мәкалә кимендә бер рәсем белән cурәтләнгән   Эшләнде 1
11 Сурәтләү өчен материал кулланучы тарафыннан йөкләгән   Эшләнмәде 0
12 Башка тел бүлекләрендәге игезәкләре булганда, мәкалә алар белән интервики юлы белән бәйләнгән - Викимәгълүмат элементына бәйләү   Эшләнмәде 0
13 Мәкаләгә урынлы форматлау, тематик яки навигацион калыплары урнаштырылган.   Эшләнмәде 0
14 Мәкаләдәге мәглүмат күләме һәм тирәнлеге.   Эшләнде 2
Сумма 17
«Сәләт ВикиМәктәбе/«Иң яхшы мәкалә» конкурсы» проекты битенә кире кайту.