Википедия бәхәсе:Администратор вазифасыннан азат итү

Викиялда булган администраторны алып-атып булмый!!! үзгәртү

Минемчә, бу дөрес түгел. Администратор озакка вики-ялга китә алмый. Шуңа күрә төзәтмә ясамау вакытын 3 яки 6 айга хәтле озынайтырга тәкъдим итәм. --Timming 26. Yül 2009, 15:15 (UTC)

Бу инде вики-ял төшөнчәсеннән тора. Мин болай дип тәдим итәм: Әгәр дә администратор үз битенә Вики-ял дигән шаблонны куйды, һәм вики-ялда 3 айга кадәр булса, аны вазифадан алу буенча тавыш бирү Активсызлык сәбәбе буенча эшләп булмый. Ә аның битендә Вики-ял дигән шаблон булмаса һәм 1 ай өчендә төзәтмәләр булмаса, тавыш бирү Активсызлык сәбәбе буенча оештырып була. Болай итеп, әйбәтрәк булырдыр дип саныйм. Тагын вики-ялны чикләү булырга тиеш, мәсәлән Администратор вики-ялга елына __( 3 яки 6?) айга чыга ала. --Yildiz 26. Yül 2009, 15:22 (UTC)

Шулай ук кечкенә төзәтмәләрне санамаска тәкдим итәм. Мәсәлән, Әгәрдә администратор 3 ай дәвамында бернинди эшчәнлекне күрсәтмәде, һәм аннары бары тик 5 төзәтмәне ясады, тавыш бирү Активсызлык сәбәбе буенча оештырыла ала. --Yildiz 26. Yül 2009, 16:53 (UTC)

Дөресен әйткәндә, тавыш бирүне һәрвакыт оештырып була. Әмма сезнең белән миннән башка тавыш бирүчеләр булмас дип уйлыйм. Бүгенге көндә безгә бөтен көчне контент ясауга, мәкалә язуга, яңа катнашучылар туплауга юнәлтергә кирәк. "Йоклаган" админнар әлегә беркемгә дә комачауламыйлар ич, ә алар белән бәйле ыгы-зыгы вакытны ала. --Timming 26. Yül 2009, 17:48 (UTC)

Минемчә, без хәзер эшләп бетергәч, әйбәтрәк булыр иде. Август аенда эшләп бетерер идек. Каршы булмасагыз, бу биттәгене күчерәм, һәм тавыш бирүне оештырам. Тавыш бирүчеләр булачаклар, дип уйлыйм. "Йоклаган админнарны" вазифалардан алып атсак, әйбәтрәк булыр, чөнки Татар Википедиясенә әле кергән кешеләр сораулар җибәрә ала.--Yildiz 26. Yül 2009, 18:55 (UTC)

Админстраторлыктан азат итү ешлыгы үзгәртү

Бер администраторны вазифасыннан азат итү буенча тавыш бирүләрнең ешлыгын билгеләү буенча өстәмә кертергә кирәк, минемчә. Мәсәлән, соңгы тавыш бирү тәмамланганнан соң яңа тавыш бирү башлануга кадәр иң кимендә өч ай үтәргә тиеш, яки башка срок. -- Marat Vildanov (бәхәс) 2 апр 2014, 07:49 (UTC)Җавап бирергә

  Каршы - --Kitap (бәхәс) 2 апр 2014, 08:54 (UTC)Җавап бирергә
  Каршы. Идарәчелек - ул чисталыкны һәм тәртипне тоту вазыйфасы. Президентларга да импичмент игълан итү турында тавыш бирү мөмкинчелеге чикләнмәгән икән, берәр хезмәтче үз эшен дөрес үтәмәве сәбәпле, кулланучыларның аны алыштыра алмау дөрес түгел. - frhdkazan (бәхәс) 2 апр 2014, 10:38 (UTC)Җавап бирергә

Консенсус булса, тәкъдим итергә мөмкин вариант:
Татар Википедиясендә тавыш бирү административ вазыйфаларга вәкилләрне билгеләү һәм азат итү, ЮАШ һәм башка төрле техник шура һәм комитетларында карарларны кабул итү процедураларда гына кулланыла ала..

- frhdkazan (бәхәс) 2 апр 2014, 10:38 (UTC)Җавап бирергә

Низаг үзгәртү

2010 елның җәендә Википедия:Югары арбитраж шурасын оештыру һәм анарга махсус вазыйфаларны йөкләү турында карар кабул ителгәч, 2009 елның җәендә (ЮАШ турында карар булмаган чакта) кабул ителгән Википедия:Администратор вазифасыннан азат итү турында кагыйдә үзгәртелергә тиеш иде, чөнки тәртипне бозучы дип уйланылган идарәчегә карата санкцияләр мәсьәләсен бер үк вакытта ике төрле юл белән хәл итү торышлыгы низаг чыгарачагы ап-ачык.
Эшлекле тәртип саклануы өчен, бу ике кагыйдәсенең берсенә, яки икесенә дә үзгәрешләр кертелергә тиеш. Искерәге якланылган һәм яңартуны идарәче мөмкинлекләре булган кулланучылар гына (бүгенгә Derslek, Ilnur efende һәм Marat-avgust) үткәрә ала, димәк бу мәсьәләне хәл итү җаваплылык ала һәм идарәчелек итү вәкаләтләре булган Википедия:Югары арбитраж шурасында ята (монда Marat Vildanov исемле кулланучы ясаган искәрмәсе дә төшендерә: ЮАШның үз вәкаләтләрен урынга китерә алуы өчен, анда керүче әгъзаләреннән иң азыннан берсенең идарәче статусы булырга тиеш түгелмикән?.). Киләчәктә исә охшаш тәртипсезлек кабатланмамавы өчен тәкъдимнәремне монда керттем.
Кагыйдәләр арасында низаг мәсьәләсе чишелгәнчә, бернинди карар дөрес була алмый. - frhdkazan (бәхәс) 4 апр 2014, 06:19 (UTC)Җавап бирергә
2010 елның җәендә Википедия:Югары арбитраж шурасын оештыру һәм анарга махсус вазыйфаларны йөкләү турында карар кабул ителгәч, 2009 елның җәендә (ЮАШ турында карар булмаган чакта) кабул ителгән Википедия:Администратор вазифасыннан азат итү үз көчен югалтты дип уйлыйм. Тик аның әлегә дә якланылган хәлдә калуы кануни аңлашылмаучынлык, нәтиҗәсендә низаглар тудыра. Әлеге ике кагыйдә арасындагы низаг чишелгәнчә, аларга нигезләнеп эш итү урынсыз. - frhdkazan (бәхәс) 4 апр 2014, 10:16 UTC)

De-Adminlıq/YuAŞ үзгәртү

Stüartlar:

  • "YuAŞ qararları eçke nizağlarnı çişü öçen genä qabul itelä, Adminlıq mäsäläsendä YuAŞ qararları qabul itelmi"
  • "Sezneñ Wikiğızda wäqalätläre raslanğan YuAŞ älegä yuq (bulmadı), häm TatWiki'da qatnaşuçılar sanın küzgä alğanda yaqın arada bula da almıy" häm
  • "Berär idaräçegä qarata de-adminlıq buyınça tawış birü protsedurası başlanğannan son, bu admin protsedurağa kirtä salu, tuqtatu öçen beterüçänlek belän şöğellänä başlıy ikän, anı bezgä monda xäbär itegez". -- frhdkazan (бәхәс) 30 июн 2014, 15:00 (UTC)Җавап бирергә

Викимедиа кагыйдәләре буенча идарәче-бюрократ хокукларыннан азат ителү тәртибе үзгәртү

«Администратор вазифасыннан азат итү» проекты битенә кире кайту.