Википедия:Бәйгеләр/Халык мәдәнияте һәм хатын-кыз/2024/Бәяләү
Проект һәм белешмәлекләр | Төп бит 2024 | Бәяләү 2024 | Нәтиҗәләр 2024 | Оештыру 2024 |
Жюри
үзгәртүЖюри ролен татар телле викимедиачыларының юзер-төркеменә керүче волонтёр катнашучылары арасыннан сайланыла:
- Татарстан, Россия һәм халыкара бүләкләр алулары белән танылган, татарча Википедиягә өлеше өчен хөрмәт ителгән википедиячылар
- Татарча Википедиядә идарә эшчәнлеге тәҗрибәсе (гамәлдәге яки элекке идарәчеләр)
- Үткән ай дәвамында тат.Википедиядә актив
- Бәйге үткәрелү вакытында проектта катнашудан тыелмаган
Жюри әгъзалары
үзгәртүЖюри рәисе, техник башкаручы — Il Nur (Казан)
Жюри эшчәнлеге
үзгәртү- 1 февраль - 31 март 2024:
- Бәйгегә карата сорауларга бәйгенең төп бәхәс битендә җавап бирү
- 1 - 26 апрель 2024 (план):
- Бәйгегә кертелгән мәкаләләр арасыннан минималь таләпләргә туры килүче махсус преквалификация коралларны булдыру (Campwiz)
- нәтиҗәләр җәдвәлен бастыру
- Гомуми һәм мәкаләләр язуга кагылышлы кагыйдәләрне бозу аркасында идарәчеләр бетергән яки дисквалификациягән материаллар өчен жюри җаваплы түгел һәм боларга бәя бирми.
Бәяләү тәртибе
үзгәртү- Күрсәтелгән таләпләргә туры килгән өстәлгән материал күләме кимендә 4000 байт яки 400 сүз булган мәкаләләргә жюри 1 балл бирә;
- Катнашучы белдергән теманы сыйфатлы итеп ачкан, материалны викиләштергән һәм сурәтләгән, кимендә 4000 байт яки 400 сүз булган мәкаләләргә жюри 2 балл бирә;
- 600 сүздән яки 10000 байттан арткан мәкаләләргә, һәм катнашучы белдергән теманы тулысынча ачкан, материалны сыйфатлы итеп викиләштергән һәм сурәтләгән мәкаләләргә жюри 3 балл бирә;
- Теркәлү вакыты ярты елдан ким булган катнашучылар һәм/яки татар мәдәнияте белән бәйле темалар буенча мәкаләләр ясаган өчен баллар коэффициентын ике тапкыр арттыру каралган.
Катнашучы 1 мәкалә өчен максималь 6 балл ала ала.
Бүләкләү
үзгәртү- Һәр катнашкан, алдынгы урын алган яки киресенчә финалга (4 мәкалә) чыккан кулланучы буенча Бәйге нәтиҗәләре җәдвәле нигезендә оештырыла.
- Бүләкләү өчен оештыручылар җаваплы.