Викимарафон   Катнашу   Белешмәләр   Халык тәкъдимнәре   Бәяләү   Нәтиҗәләр   Оештыру  
Халык мәдәнияте һәм хатын-кыз
2022 елгы вики-марафоны

1 февраль - 31 март көннәрендә (UTC буенча) Татарча Википедияне традицион халык мәдәниятләре һәм хатын-кызларга багышланган мәкаләләр белән баету марафонында катнаш!

Катнашам!

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/4jx7

«Халыкларның мәдәни мирасы булган традицион мәдәниятләрендә ана зат һәм хатын-кызлар 2022» (рус. Женщины и женское в традиционной культуре народов мира 2022, ингл. Feminism and Folklore 2022) күптелле халыкара Википедия бәйгесенең төп максаты — традицион халык мәдәниятләре һәм хатын-кыз темалары кисешкән феноменнар турында яңа мәкаләләрне булдыру һәм булганнарны яхшырту булып тора. Катнашучылар яшьләре, җенесе, Викимедиа проектларында катнашу тәҗрибәсе, яшәү иле яки төбәге буенча чикләнми.

Берәр тема турында мәкаләне табу яки булдыруны башлау өчен, сүзтезмәне астагы тәрәзәгә кертегез һәм төймәгә басыгыз.

Тәртип

  • Мәкаләләр:

    • Халык мәдәнияте һәм хатын-кыз темалары кисешкән феноменнарны тасвирлый.
    • Бәйге барышы дәвамында булдырылган яки тулыландырылган.
    • Өстәлгән материал күләме кимендә 3000 байт.
    • Татарча Википедиянең гамәлдәге тәртипләрен бозмый
    • Вики-бот ярдәмендә статистик күрсәткечләре белән генә аерылган стандарт эчтәлекле мәкаләләр түгел.
  • Призлар, диплом һәм сертификатлар квалификацион мәкаләләр өчен тупланган баллар буенча таратыла:
    Open Heritage Foundation
    Open Heritage Foundation
    GOI Foundation
    GOI Foundation
    WikiDonne User Group
    WikiDonne User Group
    Wikimedia Thailand
    Wikimedia Thailand
    Wikimedia Foundation
    Wikimedia Foundation
    Les sans pagEs
    Les sans pagEs
    Women in Red
    Women in Red
    Wiki Loves Women South Asia
    Wiki Loves Women South Asia
    • Призлар халыкара һәм тел бүлегендәге урыннар өчен бирелә, проектта катнашучы вики-волонтёрлар берләшмәләренең күптелле халыкара партнёрлыгы тарафыннан билгеләнә һәм таратыла.
      • Халыкара бәйгедә минималь таләпләргә туры килгән яңа яки тулыландырылган мәкаләләр саны буенча билгеләнә.
      • Җирле бүлек өчен билгеләнгән призлар сыйфат баллары нигезендә бүленә. Катнашучы җыйган баллар аның бәйге өлешеннән очраклы рәвештә сайланган берничә мәкаләне бәяләү, боларның уртача баллны мәкаләләр санына тапкырлап билгеләнә.
    • Һәрбер зачётлы катнашучының хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше Татарча Википедиядә берничә җирдә мәңгеләштерелә, бәйге чикләрендә Википедия/Викимәгълүматны баетканнары [Катнашучы сертификаты] белән таныла.
    • 4 мәкаләне булдырган/яхшырткан катнашучылар финалистлар арасына керә һәм [Финалист дипломы] белән таныла.
    • Баллар буенча алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Татарча Википедиядә Халык мәдәнияте илчесе 2022» (ингл. 2022 Tatar Wikipedia Folklore Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була, оештыручылар исеменнән рәсми сертификат белән бүләкләнә.
  • Казыйлар карары шикаять ителә алмый.

Нигезләр