Ярты ел дәвамында Кулланучы:Frhdkazan язган мөһим кисәтүләргә җаваплы гамәлләр юк.--Тимерхан (бәхәс) 13 гый 2019, 17:03 (UTC)[җавап бирергә]

Википедия:Абруйлы чыганаклар кагыйдәсе нигезендә әһәмиятлеккә туры килә.--Ilnur efende (бәхәс) 12 апр 2021, 20:10 (UTC)[җавап бирергә]

Проект:Бөек Җиңүнең 75 еллыгы марафоны һәм охшашлары үзгәртү

Бәйгенең бар мәкаләләр диярлек инша дәрәҗәсендә, энциклопедик әһәмиятлелек дәлилләнмәгән, чыганаклар юк (абруйлы чыганакларда киресенә мәгълүмат таптып кайбер очракларда), энциклопедик булмаган стиль, нейтраль караш аксый һ.б.

Бу бәйгене һәм киләчәктә оештыра алачак охшашларны тусылынча Татарча Викикитап киңлегенә күчерүне тәкъдим итәм.

Әлегесе өчен Викикитапта игезәк битне һәм кирәкле калып-төркемнәрне булдырдым, оештыручы һәм жюри әгъзаларны кисәттем. --frhdkazan (бәхәс) 24 май 2020, 08:02 (UTC)[җавап бирергә]

Псевдотарихи категорияләр (Төркем:Тарихи Башкортстан) үзгәртү

Төркем:Тарихи Башкортстан

Төркем:Тарихи Башкортстан җирләре топонимикасы

Халык санын алу алыннан башкорт этномиссионерлары һәм түләүле пропагандачылары үз эшләрен җиренә җиткереп башкара. Татарстанның көнчыгыш районнарын РБга куштылар да куйдылар. Ә ни өчен Татар Википедиясе мондый провокацияләргә бармак аша карый? --178.205.220.56 12 апр 2021, 17:29 (UTC)[җавап бирергә]

Аноним кулланучыга җавап бирү каралмаган булса да, фикеремне әйтәм: язуыгыздан Википедиядә новичок түгел икәнегез күренә, керегез дә төзәтегез үзегезгә охшамаган җирләрен, әлбәттә, АЧ (абруйлы чыганакка) нигезләп. Татар Википедиясендә штатта утыручы мөхәррирләр юк. Кулланучы:Frhdkazan, Кулланучы:Ilnur efende, сез ни дип җавап бирерсез аноним кулланучыга.--Әмир (бәхәс) 12 апр 2021, 19:15 (UTC)[җавап бирергә]
Википедиядә кайсы чыганакларны абруйлы дип санау буенча консенсус ирешелгәнчә, бар яклар китергән чыганаклар үз фикерләрен дәлилләнүе өчен кулланыла ала. Файдасы шикле булачак бәхәсләргә бату урынына, сорау күтәрүченең Идел буе Болгары, Алтын Урда, Бөек Татарстан, Казан ханлыгы, Казан губернасы, ТАССР буенча төркемләү һәм тасвирлау эшчәнлеккә тотынуы хәерлерәк күренә. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 12 апр 2021, 19:33 (UTC)[җавап бирергә]
Әгәр терминнар әһәмиятлелеккә туры киләләр икән, бетерү урынсыз. Әгәр башка мәгълүмат бар икән, чыганаклар китереп өстәү тиешле, булганын бетерү тыелган. Әле аноним кулланучының "башкорт этномиссионерлары һәм түләүле пропагандачылары" дигән сүзле мөрәҗәгате Википедиянең үз-үзеңне тоту кагыйдәсен дә боза кебек?--Ilnur efende (бәхәс) 12 апр 2021, 20:04 (UTC)[җавап бирергә]
    • Кулланучы:Әмир, ташка басылган һәр сүзгә ышанырга ярамый. Әсфәндияров күптомлыгы - ышанычлы чыганак түгел, ул политпропаганда, махсус фонд хисабына чыгырылган, сәясәт ияләре, этномиссионерлар өчен кулланма. Чыганакларга бәя бирәсе урынга, мулла-әүлия шикелле читтән карап торып, һәр этлеккә Амин-Амин дип торуларыгыз аңлашылмый. Әллә үзегез дә шул фондтан туенасызмы, дигән шик туа бит. - 85.233.72.198 13 апр 2021, 11:25 (UTC)[җавап бирергә]
Ilnur efende сез язганны сызып атса да, мин сезгә җавап бирәм. Рус әйтмешли, «Флаг вам в руки», керегез дә төзәтәсен төзәтегез, өстисен өстәгез, «мулла-әүлия шикелле читтән карап тормагыз». Википедяидә бөтен кешегә дә эш җитәрлек. Телгә алынган Әсфәндияров китабына каршы куярлык чыганак белән керегез дә үз фикерегезне өстәгез. Кайбер идарәчеләрнең татарча җөмлә төзи белмәгән, башкорт суржигында язучы кулланучыга ни өчен яшел ут биргәннәрен мин үзем дә аңламыйм. --Әмир (бәхәс) 13 апр 2021, 20:53 (UTC)[җавап бирергә]


  • Мәкалә аерым энциклопедик эчтәлек йөртми, хәтта уртак тема белән дә берләштереп булмый. Бу шәхесләр турында йә аерым мәкаләләр язырга, яки авыл, күмәк хуҗалык, терлек симертү комплекслары турындагы мәкаләләргә таратырга кирәктер. Әмир әфәнде, ни уйлыйсыз?--Ilnur efende (бәхәс) 21 мар 2021, 16:01 (UTC)[җавап бирергә]

Актаныш районы күмәк хуҗалыклары исемлеге дә кирәклеге шикле. Актаныш районы тарихы яки иктисады битенә күчерү җитәдер.--Ilnur efende (бәхәс) 21 мар 2021, 16:04 (UTC)[җавап бирергә]

Аерым мәкалә итеп саклап булмаса да, мондагы мәгълүматларны ничектер-кайдадыр саклап калу ягында. Чыганагы да Казанда чыккан китаптан булгач, бигрәк тә.--Әмир (бәхәс) 21 мар 2021, 16:12 (UTC)[җавап бирергә]
Шәхсән Актаныш районының танылган шәхесләре исемлеге буларак үзгәртер идем, Төркем:Исемлекләр:Шәхесләр һәм Төркем:Шәхесләр:Актаныш районы өстәр идем, Актаныш районы#Күренекле кешеләр бүлегеннән {{Шулай ук карагыз|Актаныш районының танылган шәхесләре исемлеге}} дип сылтар идем. --frhdkazan (бәхәс) 22 мар 2021, 06:39 (UTC)[җавап бирергә]

Бер җөмләдән торган мәкалә төпчеге. Чыганаклар юк. ОРИСС.--Әмир (бәхәс) 25 июл 2021, 14:11 (UTC)[җавап бирергә]

Бер җөмләдән торган мәкалә төпчеге. Чыганаклар юк. ОРИСС--Ilnur efende (бәхәс) 29 июл 2021, 18:47 (UTC)[җавап бирергә]

«Кытай елъязмаларыннан билгеле бер төрки кабилә» дигәннән башка бер ни дә аңлый алмадым.--Ilnur efende (бәхәс) 4 авг 2021, 17:17 (UTC)[җавап бирергә]

Автоматик тәрҗемә, аңлаешсыз текст--Ilnur efende (бәхәс) 9 сен 2021, 15:06 (UTC)[җавап бирергә]

Чыганакны тикшердем. Анда әлеге текст юк. Ички дигән сүз җәя эчендә генә бирелә («Соответственно, пропорционально уменьшались и «поминки» для ногайских мирз, а племенная аристократия и члены двора (ички), вероятно, и вовсе исключались из этого процесса.») .--Ilnur efende (бәхәс) 1 окт 2021, 15:21 (UTC)[җавап бирергә]

Мәкалә татар телендә язылмаган бугай. Чыганаклар юк.--Ilnur efende (бәхәс) 26 сен 2021, 15:11 (UTC)[җавап бирергә]

Çığanaqlar östâlde. Tulınandıraçaqmın mâqâlâne. Qaramalitawdan (бәхәс) 1 окт 2021, 11:08 (UTC)[җавап бирергә]

Qaramalitawdan, мәкаләдә татар теле сыйфаты аксый, мәкалә бүгенге заман татар әдәби телендә язылмаган, хаталар күп. Чыганак (Белов С.Г., Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации. Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ; 2016, С.212-213.) буенча тикшергәч, сезнең үз текстыгыз өстәлгәне күренә: чыганакта 1) Идел буе Болгары искә алынмый, 2) Олуг Улусның Бату хан сарайлары урнашкан дигән сүз юк, 3) Сарытауның Олуг Урда вә сәүдәгәрләр үзәге булган дигән текст юк, 4) Төмән бәклеге җирләре дигәне шулай ук юк, 5) сез керткән текст: «унышар шәһәр белган», чыганакта исә - «берничә дистә шәһәр булган», 6) сез керткән текст: «Шәһәрләрнең иң завыклары вә зур мәдәни үсеш алганнары ул Бәлҗәмин вә Үкәк шәһәрләре», чыганакта исә бер шәһәр генә күз тавирлаан - «Үкәк (дәүләтнең иң төзек һәм матур шәһәрләренең берсе булып торган)», 7) «Бер версия буенча Сарытау шәһәре Татар кышлагындан килеп чыккан 1584-1589 елларда» - «Бер версия буенча, Сарытау 1584-1589 елларда татар бистәсе урынында барлыкка килә». Чыганакта бернинди дә Татар дигән кышлак юк.--Ilnur efende (бәхәс) 1 окт 2021, 17:48 (UTC)[җавап бирергә]

> 1) Идел буе Болгары искә алынмый
Идел буе Болгар дәүләте Саксин шәһәренә кадәр. Халиков фикере буенча, димәк Сарытау өлкәсе кергән.
> 2) Олуг Улусның Бату хан сарайлары урнашкан
Үкәк шәһәре тарихында бар ошбу куллану.
> 3) Сарытауның Олуг Урда вә сәүдәгәрләр
Дөресләге Сарытау өлкәсе территориясе сәүдә үзәге булган.
> 4) Төмән бәклеге
Бәхәскә кермим, тагын бер искә алуым
> 5) унышар шәһәр булган
Орфографик хата, җөмлә дөрес.
> 6) Бәлҗәмин вә Үкәк шәһәрләре
Алырмын Бәлҗәмин шәһәрен.
> 7) Сарытау шәһәре Татар кышлагындан килеп чыккан
кышлак сүзен "поселок" мәгънәсендә кулланылган, җөмләне якшылатып була. Qaramalitawdan (бәхәс) 8 окт 2021, 23:55 (UTC)[җавап бирергә]
Әгәр сез, хаталарыгызны таныйсыз икән, кисәтүнең дә, топик-банның файдасы бар дигән сүз. Ни өчен баштан ук дөресләп язмавыгыз - сәер күренеш. Шулай ук, сез күрсәткән текстка бер чыганак китереп, ә текст башка чыганакларда бар дип әйтү - кагыйдәләр бозу булып тора. Унышар сүзе "по десять" дип тәрҗемә ителә, чыганакта несколько десятков городов дигән, по десятки димәгән. Чыганаклар белән дәлилләнмәгән очракта, мәкалә бетерелер.--Ilnur efende (бәхәс) 9 окт 2021, 05:10 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗә үзгәртү

Мәкаләдә татарлар белән турыдан туры бәйле текст булмыйча, Сарытау өлкәсенең бер чоры тарихы сурәтләнгәнгә, чыганаклар белән дәлилләнгән текст хаталары төзәтелеп Сарытау өлкәсе битенең Тарихы бүлегенә күчерелде. Нәтиҗәне Администраторларга мөрәҗәгатьләр битендә дәгъва итеп була.--Ilnur efende (бәхәс) 9 окт 2021, 05:31 (UTC)[җавап бирергә]

Мәкалә текстын чыганаклар белән чагыштыргач дөреслеккә туры килмәве ачыкланды. Татар энциклопедиясе Мангыт йортын (исемендә дә хата) Нугай Урдасы дип бирә.--Ilnur efende (бәхәс) 27 сен 2021, 17:40 (UTC)[җавап бирергә]

Fânni abraylı çığanaqlar östâlde. Trepavlov İstoriya Nogayskoy ordı kitabında ”Mañğıt Yortı” terminına dâlillâr bar. Qaramalitawdan (бәхәс) 1 окт 2021, 11:12 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗә үзгәртү

Китерелгән чыганаклар бу терминның дөрестән дә Нугай Урдасын аңлатканын искәртә. Татар энциклопедиясе дә, диссертацияләр дә Маңгыт йортын Нугай Урдасы белән бер мәкаләдә тасвирлый. Шуңа өстәп, башка телләрдәге Википедияләрдәге чыганаклар тикшерелде. Термин Нугай Урдасы битенә юнәлтелде, бетерелмәде. Нәтиҗәне Администраторларга мөрәҗәгатьләр битендә дәгъва итеп була.--Ilnur efende (бәхәс) 1 окт 2021, 15:32 (UTC)[җавап бирергә]