Вахит Юныс

СССР дипломаты (илчесе), язучы
(Вахит Юнысов битеннән юнәлтелде)

Вахит Закир улы Юнысов – СССР дипломаты (илчесе), язучы, Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат органы «Татарские новости» газетасында баш мөхәррир урынбасары. Язучы Миргазиян Юнысның энесе, җырчы Тимур Юнысовның бабасы.

Вахит Юныс
Туган телдә исем Вахит Закир улы Юнысов
Туган 20 октябрь 1930(1930-10-20)
Исергәп, Баулы районы, Татарстан
Үлгән 15 ноябрь 2006(2006-11-15) (76 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Һөнәре дипломат, язучы

Биография үзгәртү

Вахит Юныс тумышы белән Татарстанның Баулы районы Исергәп авылыннан. Бөгелмәдә Укытучылар институтын тәмамлаганнан соң ул, Мәскәүгә китеп, 19531959 елларда СССР Чит ил эшләре министрлыгы каршындагы Халыкара мөнәсәбәтләр институтында укый һәм, аны уңышлы тәмамлап, озак еллар Гыйрак, Мисыр, Әфганстан, Сурия кебек илләрдәге СССР илчелекләрендә хезмәт итә. Эксперт буларак, күп кенә икътисади киңәшмәләрдә, рәсми сөйләшүләрдә катнаша, башка бик күп илләргә рәсми сәяхәтләр кыла. Чит илләрдә алган тәэсирләрен ул көндәлек дәфтәренә теркәп бара. Соңыннан бу язмалар аның әдәби әсәрләренә ышанычлы нигез материал булып яталар. 2001 елда Татарстан китап нәшриятында «6000 көн чит илләрдә» исемле әдипнең күләмле китабы басылып чыкты. 1997 елдан бирле Вахит Юныс Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат органы «Татарские новости» газетасында баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара. Ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Чыганак үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү