Mu isamaa, mu õnn ja rõõm” (Ватаным, бәхетем һәм куанычым) — Эстония Җөмһүриятенең дәүләт гимны. Башка исеме — Mu isamaa (Ватаным). Ярты гасыр иң популяр милли җырларның берсе буларак җырланганнан соң, ул 1920 елда, Эстония беренче тапкыр Россия (СССР) империясеннән аерылгач, рәсми дәүләт символы дип расланган.

Фредерик Пациус
Йоһанн Вольдемар Янссен

Гимн тексты һәм тәрҗемәләре үзгәртү

[1][2]

Гимнның беренче аудиоязмасы, 1908 ел
Эстон телендә (рәсми текст) Татар теленә тәрҗемәсе Инглиз теленә шигъри тәрҗемә Рус теленә шигъри тәрҗемә
Mu isamaa, mu õnn ja rõõm,

kui kaunis oled sa!

Ei leia mina iial teal

see suure, laia ilma peal,

mis mul nii armas oleks ka,

kui sa, mu isamaa!

Sa oled mind ju sünnitand

ja üles kasvatand;

sind tänan mina alati

ja jään sull’ truuiks surmani,

mul kõige armsam oled sa,

mu kallis isamaa!

Su üle Jumal valvaku,

mu armas isamaa!

Ta olgu sinu kaitseja

ja võtku rohkest õnnista,

mis iial ette võtad sa,

mu kallis isamaa!

Илем, бәхет-куанычым,

кадерлем, багалмам!

Дөнья гизеп эзләсәм дә,

Кая барып тезләнсәм дә,

синдәй гүзәлне табалмам,

әй сөекле Ватан!

Син тудырдың, син үстердең

анам кебек мине;

сиңа мәңге мин бурычлы,

гүргә кадәр турылыклы,

рәхмәт укып сөям сине,

газиз туган илем!

Нигъмәтеннән аермасын

Ходай сине, илем!

Хак Тәгалә ярлыкасын,

бөтен дөньяда хуплансын

һәр ниятең, изге эшең,

газиз туган илем!

My native land, my joy — delight,

How fair thou art — how bright!

For nowhere in the world around

Can ever such a place be found

So well belov’d, from sense profound,

My native country dear!

My tiny crib stood on thy soil,

Whose blessings eased my toil.

May my last breath be thanks to thee,

For true to death I'll ever be,

O worthy, most belov’d and fine,

Thou, dearest country mine!

May God in Heaven thee defend,

My own beloved land!

May He be guard, may He be shield,

For ever bless and guardian wield

Protection for all deeds of thine,

My own, my dearest land!

Мой край, отрады полон ты

И светлой красоты!

Мир целый можно обойти,

Страны дороже не найти.

Милей, чем лучшие края,

Ты, Отчизна моя!

Лишь ты могла меня, как мать,

Вскормить и воспитать.

И благодарность — мой ответ.

До смерти верность — мой завет.

Над всем другим поставлю я

Тебя, страна моя!

Благословит Господь Святой

Тебя, мой край родной.

Твоей защитой на века —

Щедроты полная рука.

В труде, как братская семья,

Будь, Отчизна моя!

Эстония гимнының эстон-татар сүзлекчәсе[3][4] үзгәртү

isamaa — ил, Ватан; õnn* — бәхет, уңыш; rõõm* — шатлык, куаныч, хозур; kaunis — кадерле; mis mul nii armas oleks ka — шундый ук гүзәл дип табар идем; armas — гүзәл, матур; sa oled mind ju sünnitand ja üles kasvatand — син (генә шулай) мине тудырдың һәм үстердең; sünnitama — (бала) тудырырга; üles kastavada — тәрбияләп үстерергә; sind tänan mina alati — сиңа һәрвакыт рәхмәтлемен; tänan — рәхмәт; alati — һәрвакыт; jään sull’ truuiks surmani — үлемгә кадәр тугры калырмын; truuiks — турылыклы, тугры; surmani — үлемгә кадәр; mul kõige armsam oled sa — син барыннан да ягымлырак (сөйкемлерәк); armsam — ягымлы, сөйкемле; su üle Jumal valvaku — Алла синең тәрбиячең булсын (булса иде); Jumal — Алла, Ходай, Тәңре; ta olgu sinu kaitseja — синең сакчың булсын (булса иде); kaitsta — сакларга, саклап тотарга; võtku rohkest õnnista — ярлыкау насыйп булсын; õnnistada — ярлыкарга, фатихаларга; mis iial ette võtad sa — нәрсәгә генә керешсәң дә.

  • Эстон телендә озын Õ авазының (õõ дип языла) әйтелеше русча Ы авазына якын, кыска әйтелештә ул татарча “ЫЙ” кебегрәк яңгырый.[5]

Язылу һәм куллану тарихы үзгәртү

Эстония гимнның көе 1848 елда Финляндиягә күчеп килгән алман композиторы Фридрих Пациус тарафыннан язылган.[6]
Соңрак бу көйне тугандаш эстоннар да үзләштергәннәр. Әмма финнарда булачак гимнның сүзләре башта швед телендә кулланышка кереп, бары тик 40 ел үткәч кенә ахыргача һәм бүгенге хәлдәгечә тәрҗемә ителгән булса, эстон шагыйре Иоһанн Волдемар Яннсен (эстонча Johann Voldemar Jannsen) җырга эстонча сүзләрне 1869 елның башында ук өлгерткән. Шул ук елда яңа милли гимнны эстоннар ел саен җәй көне үткәрә торган җыр фестивалендә халыкка да тәкъдим иткәннәр. Дөрес, Финляндиядә шведча текстның фин теленә тәрҗемәләре моңа кадәр дә күренгәләгән булган, ләкин аларның берсе дә, фин шагыйре Пааво Каяндер 1889 елда җиренә җиткереп эшләп биргәнче, камил дип табылмаган.
Бүгенге тарихчылар өчен сер түгел инде: Иоһанн Волдемар Яннсен, үзенең өч куплетлык текстын язганчы ук, фин чыганаклары турында хәбәрдар булган, беренче тәрҗемәләр аның кулына финнар белән аралашып торган кызы Лидия Койдула (танылган эстон шагыйрәсе һәм проза әсәрләре язучысы, яшьрәк чагында җырчы да булган) аша килеп ирешкән. Һәм эстонча текстның беренче юлы да фин Юлиус Крон (Julius Krohn) тәрҗемәсеннән алынган. Калган юллары да әллә ни ерак китмәгән.
Ләкин, онытылмаган булса да, үткән — беткән инде. Ул вакытта да, бүген дә бу ихтыярсыз “плагиат” ике тугандаш халык арасында ниндидер низаг китереп чыгармаган. Скандинавия һәм Балтыйк буе халыклары күптән инде дөнья бүлешеп, ызгышып-талашып яшәми. Һәркайсы үзенең һәм бер-берсенең тормышын, телен, мәдәниятен һәм традицияләрен хөрмәт итә.
Ә бу очракта нәкъ киресенчә булганлыгы да билгеле: финнар, советлар Эстонияне 1940 елда басып алгач һәм “Mu isamaa” катгый тыелгач та (тыюны бозган өчен эзәрлекләүләр дә булган), уртак мелодиягә корылып, бераз башкача җырлана торган эстонча гимнны көн саен кичкырын Һелсинки радиосы аша уйнатып торганнар. Иртә белән — үзләренчә, кич — эстонча. Ә ике ил гимннарының берничә генә музыкаль аермасы бар. Финляндиядә 11 куплеттан торган гимн салмаграк уйнала, гадәттә аның бер яки ике куплеты гына башкарыла (беренчесе һәм соңгысы), һәр куплетның соңгы 4 юлы ике тапкыр кабатлана. Эстон гимны кызурак темпта, куплет юллары кабатланмый, йә өч куплет та беррәттән, йә беренче куплет үзе генә кулланыла.
Совет елларында шундый хәлләр дә булгалаган икән: эстон делегациясе Финляндиягә килгәч, хуҗалар кунакларны Эстония ССҖ гимнын[7] түгел, ә “Mu isamaa”ны уйнатып каршы алганнар. Финнар гел эстон коммунистларының исенә төшереп торганнар: иртәме-соңмы, сез дә, безнең кебек үк, үз туган тамырларыгызга әйләнеп кайтачаксыз.[8]
Тарих — куласа, әйләнә дә баса. Шулай булып чыкты да: Советлар Берлеге таркалуга ук, 1990 елдан бирле бәйсез Эстония гимны яңадан эстоннарны уята, рухландыра, яшәтә башлады.

  1. https://en.wikipedia.org/wiki/Mu_isamaa,_mu_%C3%B5nn_ja_r%C3%B5%C3%B5m
  2. https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D0%B8%D0%BC%D0%BD_%D0%AD%D1%81%D1%82%D0%BE%D0%BD%D0%B8%D0%B8
  3. https://translate.google.ru/#view=home&op=translate&sl=et&tl=tt&text=iial
  4. https://www.webtran.ru/translate/estonian/from-russian/
  5. https://tt.forvo.com/search/%C3%B5/et/
  6. https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A4%D0%B8%D0%BD%D0%BB%D1%8F%D0%BD%D0%B4%D0%B8%D1%8F_%D0%B3%D0%B8%D0%BC%D0%BD%D1%8B
  7. https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D0%B8%D0%BC%D0%BD_%D0%AD%D1%81%D1%82%D0%BE%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%B9_%D0%A1%D0%A1%D0%A0
  8. https://et.wikipedia.org/wiki/Mu_isamaa,_mu_%C3%B5nn_ja_r%C3%B5%C3%B5m