Варшава күтәрелеше (1944)

(Варшава инкыйлабы (1944) битеннән юнәлтелде)

Варшава кораллы күтәрелеше (1944) — 1944 елның 1 августыннан - 2 октябренә кадәр Варшава шәһәрендә наци илбасарына каршы узган кораллы күтәрелеш. Фетнә Крайова Гаскәре һәм сөргендәге Польша хөкүмәте тарафыннан оештырыла.

Варшава күтәрелеше (1944)
Төп низаг: Икенче бөтендөнья сугышы:

Күтәрелешенең схемасы, 1.08 – 2.10.1944
Дата

1 август2 октябрь 1944 ел

Урын

Варшава, Польша

Нәтиҗә

Варшава күтәрелеше бастырыла

Көндәшләр
Польша байрагы :
ССБР байрагы Советлар Берлеге
Алмания байрагы (1933-1945) Нацист Алмания
Сәргаскәрләр
Тадеуш Коморовский
Антоний Хрусьцель
Тадеуш Пелчиньский #
Леопольд Окулицкий
Эрих фон дем Бах
Райнер Штаэль
Хайнц Райнефарт
Бронислав Каминский
Ханс Кельнер
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Катнашучылар үзгәртү

Варшава шәһәрендә эш иткән яшерен оешмалар күтәрелештә катнашалар. Крайова Гаскәреннән тыш Милли кораллы көчләр һәм сул көчләр җитәкләгән Людова Гаскәре дә катнаша. Людова Гаскәре эчендә Яһүди сугышчан оешма да катнаша.

Варшава күтәрелеше хәрби әһәмияттән - алманнарга каршы, ә сәяси мәгънәдән - Совет Берлегенә каршы юнәлгән булган.

Таргувек дигән Варшава районында совет танклары килеп чыкканнан соң фетнә үзәге күтәрелешне башларга карар кабул итә. Кызыл Гаскәрнең һөҗүме Варшава бистәләрендә туктала. Нәтиҗәдә алман гаскәрләре яңадан төркемләнгәч һәм күтәрелешне бастыра.

Корбаннар үзгәртү

Алман-фашист көчләре баш күтәрүне бастыру нәтиҗәсендә кораллы күтәрелешнең 17 мең катнашучысы һәлак булган, 6 мең чамасы яраланган. Шуның өстәвенә наци җәза бирү чараларында 150-200 мең хәрби булмаган халык үтерелгән булган. Җитмәсә алман гаскәрләре Варшаваның биналары 35%н җимергәннәр.

Бүгенге Польшада рәсми дәрәҗәдә Варшава баш күтәрүенең җиңелүендә - беренче чиратта Сталин һәм Совет Берлеген гаеплиләр, икенче чиратта - көнбатыш илләрен.

Фотографияләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү